Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекледә - Ифтар мәҗлесе

Ифтар — Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе.

 “18 апрельдә музей хезмәткәрләре,  музеебызның чишмә башы булып торган, Зирекле мәктәбенең олы буын укытучыларын, бүгенге көндә лаеклы ялда булсалар да, балаларга белем, тәрбия бирүче апаларны, 40 елга якын китапханәче булып эшләгән Гатина Фәүзия апаны, олы яшендә булса да үз вакытында мәктәпне гел чисталыкта, пөхтәлектә тотучы, кул эшләре остасы, музейның даими булышчысы Әхмәтшина Гөлшат Низам кызын, музей коллегаларыбызны чакырып, музейга нигез салучы һәм оештыручы Мидхәт Гариф улы Газыймовны искә алып, ифтар ашы уздырдык”, - дип хәбәр итә редакциягә музей мөдире Лидия Лотфуллина.

Килгән кунакларыбыз бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.

 Бергәләп намаз уку, авыз ачу үзенә бер күңелне сөендерә торган күренеш иде. Вафат булганнарны искә алып, догалар кылдык, теләкләр теләдек. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, кылган изгелекләребез әҗердән булсын!  Әмин!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев