Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекледә реставрациядән соң мәчет ачылды

1903-1905 елларда төзелгән мәчетне реставрацияләү эше ел буена дәвам итте. Бу максатларга 3,2 млн. сумнан артык хәйрия акчасы тотылган.

Реставрация эшләре башланган мәлдә иске штукатурка катламын төшергәннән соң, табигый таштан һәм кирпечтән ясалган гаҗәеп матурлык пәйда булган. 
Борынгы кладканы шул килеш калдырырга карар кылганнар. Реставраторлар аны чистартканнар, ташлардагы ярыкларны сылап, аларны лак белән буяганнар. Шуннан соң мәчетнең эчке ягында искиткеч, әкияти матурлык барлыкка килгән. 
Биредә шулай ук идәннәр җылытылган, тәрәзәләр алыштырылган, гипстан сылап бизәкле асылмалы түшәмнәр ясалган. 
Ачылыш тантанасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнаштылар. 
Иртәнге сәгать 10нар тирәсендә мәчет янында авыл халкы, меценатлар һәм чара кунаклары җыелды. 
ТР мөфтие дә, район башлыгы да үз котлауларында ярдәмнәре өчен барлык меценатларга рәхмәт белдерделәр, әлеге вакыйганың истәлекле булуын билгеләп үттеләр һәм мәчетнең беркайчан да буш тормавын, аның ишекләре һәрвакыт ачык булуын теләделәр. 
Иганәчеләргә һәм меценатларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән, муниципаль район башлыгыннан һәм район мөхтәсибәтеннән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. 
Рәсми өлештән соң Татарстан мөфтие катнашында өйлә намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев