Авылларыбыз чистарып калды
Шимбә көнне районда язгы традицион өмә үткәрелде, яңачишмәлеләр аңа бердәм чыктылар. Бу көнне кешеләр үзләре эшләгән оешма тирәләрен җыештырдылар, баганаларны, бордюрларны агарттылар, утырткан агачлар тирәсен тәртипкә салдылар, аларны ашладылар, капкаларны, коймаларны буядылар, чәчәкләр утырттылар. Шимбә өмәсендә барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашты, ККК полигонына 100 куб метрдан артык чүп-чар чыгарылды....
Шимбә көнне районда язгы традицион өмә үткәрелде, яңачишмәлеләр аңа бердәм чыктылар.
Бу көнне кешеләр үзләре эшләгән оешма тирәләрен җыештырдылар, баганаларны, бордюрларны агарттылар, утырткан агачлар тирәсен тәртипкә салдылар, аларны ашладылар, капкаларны, коймаларны буядылар, чәчәкләр утырттылар. Шимбә өмәсендә барлыгы 2 меңнән артык кеше катнашты, ККК полигонына 100 куб метрдан артык чүп-чар чыгарылды. Нефтьчеләр техника белән ярдәм итте, район үзәгендә генә дә 7 машина эшләде. РҮХ, РЭЭЧ, 118 нче ҺУ, прокуратура коллективлары үз территорияләрен тәртипкә китерү буенча әйбәт эшләделәр. Әлегә кирпеч заводы һәм "Петролсервис" базасы тирәсендәге территория ямьсез, шыксыз, сельхозхимия поселогында санкцияләнмәгән чүплек тә бар. Волчья Бистәсендә, Рус Чабаксарында һәм Яңа Иванаевода шимбә көнне башкарылган эш әлләни мактанырлык түгел. Авылларыбызны чистарак һәм ямьлерәк итү - безнең гомуми бурычыбыз. Бу юлда беренче адым ясалды, икеайлык дәвам итә, әле алда территорияләрне төзекләндерү буенча максатка юнәлешле даими эш алып барасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев