Реклама
Гаилә
Бала турында – ана, ана турында хөкүмәт кайгырта
Безнең районда ел башыннан алып 50гә якын сабый туган, шуның 32се - гаиләләрдә икенче яисә аннан соңгы туган балалар. Әлеге балаларның аналарына хөкүмәт тарафыннан ана капиталына сертификат бирелүен белмәгән кеше юктыр инде бүген. Район хакимияте тарафыннан аналарга ана капиталына сертификатлар тапшыру уңаеннан үзенә күрә бер бәйрәм чарасы оештырыла. 26 апрельдә...
Безнең районда ел башыннан алып 50гә якын сабый туган, шуның 32се - гаиләләрдә икенче яисә аннан соңгы туган балалар. Әлеге балаларның аналарына хөкүмәт тарафыннан ана капиталына сертификат бирелүен белмәгән кеше юктыр инде бүген. Район хакимияте тарафыннан аналарга ана капиталына сертификатлар тапшыру уңаеннан үзенә күрә бер бәйрәм чарасы оештырыла. 26 апрельдә Яңа Чишмә РМЙ-да узган шуңа охшаш чарага кулларында сертификатлары булган, тик алардан әле файдаланмаган гаиләләр чакырылган иде.
Лариса ФЕДОРОВА
Залаковлар гаиләсендә якты дөньяга килгән сабый (рәсемдә) бу бәйрәмнең төп герое иде, малайның әнисенә улының туу турындагы таныклыгы тапшырылды. Яңа туган сабый хөрмәтенә "Зажигай" төркеме башкаруында бик матур җыр яңгырады.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Надежда Попкова, пенсия фонды начальнигы Лилия Хираҗева барлык әниләрне балалары туу белән котладылар, аларга уңышлар теләп, ана капиталы сертификатлары тапшырдылар (бүгенге көндә ул 387 мең сум тәшкил итә). Бу бәйрәм шушы чараның эшлекле өлеше белән берләштерелгән иде. Җыелучыларга сертификатларны акчага әйләндерү буенча үзләренең хезмәтләрен рекламаладылар һәм ана капиталын "Татфондбанк", "Саклык банкы", "Автоградбанк"ның ипотека кредитына кертү (салу) шартларын аңлаттылар. Аннан соң архитектура, теркәү палатасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре, нигездә, торак һәм җир участокларын сатып алу, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Алда әйтеп үтелгән структуралар аналар һәм аларның иминлеге белән бәйле барлык бурычларны оператив төстә хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев