Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхетле гаилә

Әниләр көне алдыннан без Шахмай авылында яшәүче Илгиз һәм Гөлүсә Баһаветдиновлар гаиләсе турында сөйлибез.

Әти-әни, югары белем алып, кече Ватаннан беркая да китәргә теләми. Гөлүсә, «Восток» КНИТУ -КАИның икътисад факультетын тәмамлап, Шахмай авылында икътисадчы булса, Илгиз колхозда  эшли, аннары ИП була, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә. Ул шәһәргә кызыкмый, җирдә эшләргә күнеккән.2010 елда өйләнешәләр, бер елдан Кадрия, аннан Зөлфия дөньяга килә. Өченче декретка Гөлүсә 2016 елда Шахмай музее мөдире вазифасыннан китә. Равия туа, ә өч елдан Хәнияне алып кайталар, ул хәзер алты айлык.
Гөлүсә үзе гаиләдә балалар күп булырга тиеш, дип саный. Әти-әниләренең икесенең дә алар бердәнбер балалары түгел, анда да өчәр бала тәрбияләнгән.
Башта яшьләр Илгизнең әти-әнисе белән яшәгәннәр, алар оныкларын тәрбияләргә булышканнар.  Дүрт елдан яшь гаилә авылда яңа түгел, ә матур, нык кирпеч йорт сатып ала. Аны авыл җирендә яшәү өчен калган яшь белгечләргә торак бирү программасы буенча сатып алганнар. Өй өчен өчтән бер өлешен генә түләгәннәр, өчтән икесен – дәүләт түли, ә ул 1 млн. 200 мең сум тора. Әлбәттә, яшь гаилә өчен мондый ярдәм сизелерлек. Әмма алар үзләре дә бик эшчән. Яңа торакка күчкәнче, барлык эчке бизәкләү эшләрен дә үзләре башкарган. Бары капиталь диварларга һәм түбәгә генә кагылмаганнар.
Яшь гаиләгә ныклы шәхси ярдәмче хуҗалык яхшы табыш китерә: 8 сыер, өч үгез, бозаулар, башка терлек-туарлары бар. Гөлүсә ике саву аппараты белән сава, Илгиз малларны ашата, карый. Узган ел ул игенчелекне үстерүгә грант алган. Баһаветдиновлар җирне арендага, грантка трактор алган. Илгиз анда үзе эшли, терлек азыгы өчен бөртек үстерә. Киләсе елга мини-ферма төзи башлаячак. Төзелеш блоклары-яңа эш башлаган фермерларга районнан ярдәм, ул түрбакча алдында пөхтә итеп өеп куелган. Төзелгәннән соң терлекләрнең баш санын биш ел дәвамында саклап калу гына түгел, ә биш башка арттыру да кирәк. Илгиз аны проблема дип санамый: «8 башны караганны, 13не дә карарбыз», ди. Чын хуҗа буларак, мини-ферма төзүне беренче чираттагы бурыч итеп саный ул: сөт тапшырудан табыш яхшы бит. «Йорт та тышкы бизәкләүне таләп итә, ләкин ул вакытта мини-ферма төзелеше кимендә 5 елга кичектерелә. Ферма төзесәк, керем булачак, йортны да матур итеп ясарбыз», - ди ул. Гаилә башлыгы киләчәк турында уйлый, чөнки дүрт кызны үстерергә, тәрбияләргә, аннары кияүгә бирергә кирәк. Әлбәттә, инициативалы, эшчән гаилә башлыгы - нык гаилә нигезе. Моннан тыш, Илгиз кайгыртучан, сөекле ир һәм әти дә. Хатынына өйдә ярдәм итү, әйтик, тәмле пылау пешерү һ.б. эшләр хурлыклы эш дип санамый.
Гөлүсә үзе менә дигән хуҗабикә: өйдә чисталык, уңайлылык һәм тәртип хөкем сөрә, бүлмә гөлләре күп. Бу сабыйларга күпме көч һәм вакыт китүгә дә карамастан. Әмма бу аның өчен дөньяда иң күңелле мәшәкатьләр.
Әти-әнисе гаиләсендә кертелгән тәртипләрне Гөлүсә үз гаиләсендә  дә уңышлы куллана. - Әйтик, әни безне тәлинкәдә үзеңә салынган ризыкны калдырмаска, ашап бетерергә өйрәтте, мин дә шулай өйрәтәм. Әни кеше каты, таләпчән булырга тиешме? Әйе, анысы да бераз кирәк, тик күбрәк,әлбәттә, ягымлы булырга.
- Өлкән яшьтәге кызларыгыз булышамы?
- Әлбәттә, тик үзләре дә кечкенә бит әле. Өлкәне Кадрия иң тәҗрибәле няня булып санала. Икесен үстерде инде, хәзер өченчесен карый. Бик сизгер йоклый. Әгәр Хәния төнлә бераз шыңшып алса,  шунда ук уяна, шешәсен һәм памперс ала да, аның янына йөгерә.
Зөлфияне дә гел карашты, гәрчә үзе дә аңардан яшь тә дүрт айга гына өлкәнрәк булса да. Хәзер берсенә 8, ә икенчесенә 7 яшь, без ишегалдында булганда икәүләп кечкенәләрен карыйлар. Икесе дә бию белән мавыга, клуб каршындагы бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Барлык кызларыбыз да бик җитез.
– Кечерәк булган саен, җитезрәк, - дип елмая Гөлүсә. - Ни генә әйтсәм дә, балаларым күп булуга мин бик шат. Гаиләдә балалар күп булырга тиеш. Алар белән күңелле, шатлыклы. Ә әтиебез бик канәгать - аның күпме кызы бар!
- 8 мартта аңа авыргарак туры киләдер?
- Әйе, әйе! - дип көлә Гөлүсә, - аның каравы 23 февральдә бар игътибар да аңа гына. Кызлары аңа рәсемнәр бүләк итәләр-бу иң югары игътибар билгесе. Ул бик шатлана.
Гөлүсә белән Илгиз үзләре дә бик позитив һәм шат күңелле кешеләр. Бер-берсе һәм балалары белән бәхетле булулары күренеп тора. Хәния бу тату гаиләдә соңгы бала булмастыр әле, диясе килә.
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев