Бурычлар билгеләнгән
Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре агымдагы елның 11 аенда эшләнгән эшләренә йомгак ясаганнар. Шушы көннәрдә медикларның гомуми җыелышы булган, анда дарулар белән тәэмин ителү, Дәүләт гарантиясе программасының үтәлеше, авырулар һәм үлүчеләр саны, шулай ук башкаларга кагылышлы мәсьәләләр каралган, онкология һәм югары технологик ярдәм күрсәтү проблемаларына төп игътибар бирелгән....
Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре агымдагы елның 11 аенда эшләнгән эшләренә йомгак ясаганнар.
Шушы көннәрдә медикларның гомуми җыелышы булган, анда дарулар белән тәэмин ителү, Дәүләт гарантиясе программасының үтәлеше, авырулар һәм үлүчеләр саны, шулай ук башкаларга кагылышлы мәсьәләләр каралган, онкология һәм югары технологик ярдәм күрсәтү проблемаларына төп игътибар бирелгән.
Дәүләт гарантиясе программасы тулы күләмдә үтәлгән: поликлиника буенча - 104,8%, тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар буенча - 102,2%, көндезге стационар буенча 102,8%ка үтәлгән.
Максатка юнәлешле эш алып бару нәтиҗәсендә балалар үлеменә юл куелмаган. Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлем-китем кимүгә дә карамастан, авырулар арасында нәкъ менә әлеге авырудан үлүчеләр саны I урында кала бирә (86 кеше), икенче урында картлык буенча (54 кеше), өченче урында травмалар һәм агуланулар (29 кеше).
2011 елның 11 аенда 2010 ел белән чагыштырганда онкологик авырулар саны (азганы) кимегән, 2010 елда -39,4%, 2011 елда - 29,6%.
Быел югары технологик ярдәм түбәндәгечә күрсәтелгән: коронорография 54 кешегә ясалган (2011 елга план 50 кеше), шуның 10сына операция, 5 кешегә аортокоронар шунтирование ясалган. Йөрәкнең ревматик зарарлануы буенча - 1 кешегә, күзгә 13 кешегә операция ясалган, 2 кешегә ангиография үткәрелгән.
"Сәламәтлек" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында 300 хезмәткәргә өстәмә диспансерлаштыру үткәрелгән. 200дән артык беренчел авырулар ачыкланган - барысы да иртә стадиядә. 14 яшькәчә булган 221 яшүсмергә өстәмә диспансерлаштыру үткәрелгән.
11 ай эчендә 44 нче номерлы даруханә тарафыннан федераль ташламаларга ия булган кешеләргә 7886 рецепт буенча язылган 3 млн. 989,85 мең сумлык, ә региональ ташламаларга ия булучыларга 2113 рецепт буенча 124,56 мең сумлык, йөкле хатын-кызларга 169 рецепт буенча 37,95 мең сумлык, зур чыгымнар сарыф ителә торган авырулар (рассеянный (зиһенсезлек) склероз, онкология, гемофилия, гипофизар нанизм) белән авыраучыларга 36 рецепт буенча 1248,91 мең сумлык (мондый авыруларга бер рецепт бәясе 34,69 мең сум тора) дару җибәрелгән.
Уңышлар белән беррәттән эштә кимчелекләр дә юк түгел: поликлиника бинасына ремонт төгәлләнмәгән, кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән (районга терапевт, акушер-гинеколог, рентгенолог һ.б. кирәк).
Җыелышта түбәндәге бурычлар билгеләнгән:
- балалар һәм аналар үлеменә юл куймау;
- йөрәк-кан тамырлары, онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм шуның нәтиҗәсендә шушы авырулардан үлүчеләр санын киметү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев