Бурычлылар әле байтак
Быел 9 айда барлык төр коммуналь хезмәтләр өчен 15,2 миллион сум акча исәпләнгән, җыелган акча исә 13,8 миллион сум гына. Тиешле акчаның 91 проценты гына җыелган, исәп-хисап үзәгенә 1,4 миллион сум чамасы акча кермәгән, димәк, шушы хезмәтләрне күрсәтүче ТКХ оешмалары финанс кыенлыклары кичерә. Евгений СТАРОВ
Соңгы араларда түләмәүчеләр белән эшләү бераз көчәйгән: сентябрь ае өчен акча җыю 111 процент тәшкил иткән. Моңа идарәче компания, суд приставлары хезмәте, бурычлы кешеләр эшләгән оешма җитәкчеләренең бергәләп эшләүләре аркасында ирешелгән. Быел 1,2 миллион сум акчаны түләттерү өчен судка дәгъвалар бирелгән. 21 октябрьгә 500 мең сумга якын бурыч түләттерелгән. 9 бурычлыга кагылышлы башкару эшләре (производство), түләрлек мөмкинлекләре булмау сәбәпле, төгәлләнгән, тик хәзер "Кристалл" идарәче компания үтенече буенча 255 мең сум бурычны кайтарту буенча суд эше яңартылган. Район үзәге оешмалары буенча бурычлылар исемлеге төзелгән (бурыч - 678 мең сумнан артык), җитәкчеләр үз кул асларында эшләүчеләр белән эш алып барганнан соң бурычларның яртысы кимегән, киләчәктә ул тулысынча бетерелергә тиеш, кешеләр хезмәт хакын тотрыклы алалар, димәк счетлар буенча түләү мөмкинлекләре бар.
Идарәче компания октябрь башында судка тагын 28 дәгъва тапшырган (473,5 мең сум бурыч буенча). Түләмәүчеләр арасында 30 мең сумнан артык бурычы булганнар: Попков В.И. (Яңа Чишмә), Пилоян Л.А. (Красный Октябрь), 20 мең сумнан артык бурычлылар: Сәйфетдинова А.Н., Имаров Н.А., Манжурова А.В., Зубатова Т.М., Җамалиева Ф.Г. (Яңа Чишмә), Щипанова Е.В., Пронина С.Н., Паздников И.В. (Красный Октябрь); 10 мең сумнан артык бурычлылар: Шәйдуллин Б., Бобов С.П., Исмәгыйлова Ф.И., Максимова Т.Н., Сабирҗанов Р.Р., Перевезенцев С.В., Айсамов И.И., Патренкина Н.А. (Яңа Чишмә), Ворожеин Г.А., Җаббаров В.Г., Камалетдинов Н.З. (Красный Октябрь). 15 бурычлы адресына (211 мең сумга) кисәтү хатлары җибәрелгән, әгәр 10 көн дәвамында алар коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләмиләр икән, аларга карата дәгъвалар судка җибәреләчәк. Кисәтелүчеләр арасында 38-49 мең сум бурычы булган Миронова Н.А., Потапов В.Ф., Соловова А.К. да бар.
Социаль найм килешүләре буенча яшәүче бурычлыларга 13 заказлы хат җибәрелгән. Әгәр бурычларын түләмәсәләр, суд аша социаль найм килешүләрен өзәчәкләр һәм фатирдан чыгару яки башка торакка күчерү мәсьәләсе килеп басачак. Кайбер шундый кешеләрнең бурычлары 80-98 мең сумга җитә. Левин А.Н., Смирнова С.Ю., Манжурова А.В.га фатирдан чыгару куркынычы яный.
Бурычлылар арасында 6 ятим бала да бар, аларның гомуми бурычы 112 мең сум тәшкил итә. Бурычлы кешеләрне паспорт өстәленә, башка хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәндә киртәләр көтә, "Кристалл" ИК-нең алар белән шул нисбәттән килешүе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев