Эш җитәрлек әле
Дүшәмбе көнне үткән эшлекле киңәшмәдә район үзәгендә төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән иде. Бу турыда җыелучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутиннар хәбәр итте. Азат МУСИН Киңәшмәдә һәр җирдә дә төзекләндерү буенча шактый эш эшләнүе, территорияләрнең чистарып китүе, монда учреждение һәм...
Дүшәмбе көнне үткән эшлекле киңәшмәдә район үзәгендә төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән иде. Бу турыда җыелучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутиннар хәбәр итте.
Азат МУСИН
Киңәшмәдә һәр җирдә дә төзекләндерү буенча шактый эш эшләнүе, территорияләрнең чистарып китүе, монда учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре керткән өлеш тә аз булмавы билгеләп үтелгән иде. КМС заводы, гимназия, 118 нче ҺУ, райгаз һ.б. территорияләр һәрчак чиста. Хәзер утыртылган чәчәкләр һәм агачларны карап (күзәтеп) торырга кирәк, шулай ук чүп үләннәреннән арындырып, су сибүне оештырырга һәм бу эш бер генә көнгә дә тукталмаска тиеш. Район үзәгендә күзәтүчесез терлекләр, бигрәк тә сарыклар, йөрүе борчу тудыра. Хәзер аларның хуҗаларына кисәтү ясалды, күрсәтмәләр тапшырылды, малларын тагы да шулай үзләрен генә йөртәләр икән, аларга шактый штраф (2-5 мең сум) салыначак.
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты йортлары Студенец һәм Шушма елгалары ярында утырган җирләргә берничә рейд ясады. Күп хуҗаларның тирә-юньне чистартып, төзекләндереп торуы сөенечле хәл. Алар рәтенә В.М. Сәхәбиев, И.Н. Сыров, Н.И. Попков, Р.Р. Әхмәтовны һәм башкаларны кертергә мөмкин.
Шул ук вакытта, кызганычка каршы, үз участокларына игътибар бирмәүче, чүп-чар түккән кешеләр дә юк түгел. Е.В. Роднин, И.Е. Алексеев һәм тагын берничә хуҗаның йортларын шундый дип әйтергә мөмкин. Авыл җирлеге башкарма комитеты кисәтү ясаганнан соң да үз участокларын чистартмаган-җыештырмаган хуҗаларга күрсәтмә бирә һәм аларга карата да штраф санкцияләре кулланылачак.
Чисталык һәм тәртип - үзебез өчен, матурлык һәммәбезгә ошый, шулай булгач, барыбызга да аны тудыруга омтылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев