Реклама
Гаилә
Форум булып узды
Хәзер авылдагы проблемалар ачык, күзгә күренеп тора. Аларны хәл итү өчен берничә программа эшләнгән. Авылның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирүче программаларны гамәлгә ашыру - яшьләр булдыра алырлык нәрсә. Авылны ничек саклап калырга, аңа юкка чыгарга ничек юл куймаска? 3 февральдә Яңа Чишмә районының авыл яшьләре форумында нәкъ менә шушы һәм...
Яшьләрне шәһәр үзенә җәлеп итмәсен һәм аларны авылда калдырыр өчен - стимул кирәк. Авылда яшәп, шунда эшләүче яшьләр - болар кече ватаннары патриотлары.
Хәзер безнең районда яшьләргә стимул бирүче (үзләре катнашыннан башка да) күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Форум кунагы - ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Второв үзенең сәламләү сүзендә яңачишмәлеләр иң оешкан яшьләрнең берсе диде. Ул яңачишмәлеләрнең җәйге лагерь сменалары, спортта ирешкән уңышлары, бик матур бәйрәм чаралары үткәрүләре хакында ишетеп кенә белүе түгел, ә бу хакта мисаллар да китереп сөйләде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов форумда катнашучыларны сәламләп, авыл яшьләренең иң алдынгы һәм иң активларына премияләр тапшырды. Менә алар: Яңа Чишмә РМЙ директоры Илназ Шәйхетдинов, РҮХ шәфкать туташы Юлия Строганова, Тубылгы Тау мәктәбе укучысы, спортчы кыз Гөлгенә Исмәгыйлева, "Татарстан" а/ф-ның алдынгы механизаторы Николай Валасеев, "Кулон" ҖЧҖ да уңган сыер савучы Наталья Корнева, Яңа Чишмә гимназиясенең тарих укытучысы Гүзәл Шарапова. ВУЗларда укучы форумга дип махсус кайтучы студентлар да район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар.
Форумда яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре эше турында күп сөйләнде. Шул берләшмәләрнең бер вәкиле - ТР аграр берләшмәсеннән Руфия Мөхәммәдиева форум кунагы иде. Ул авыл яшьләренә мөрәҗәгать итеп, Яшьләрнең аграр берләшмәсе программасының максаты - Татарстан Республикасы авыл яшьләренең социаль һәм икътисадый активлыгын күтәрү өчен шартлар булдыру, диде.
Гүзәл Рәфгат кызы яшьләр өчен бушлай бизнес-укыту турында җентекләп сөйләде. Яңачишмәлеләр әлеге тема белән кызыксындылар һәм форумда безнең районда Яшьләрнең җирле аграр берләшмәсен (АЯБ) булдыру өчен бердәм тавыш бирделәр, ә яшь педагог Евгения Янова аның рәисе итеп сайланды.
Җирле АЯБ-нең 2012 елга планнары: югары белем алырга теләүче авыл яшьләре арасыннан мәгълүматлар базасы булдыру һәм авыл хуҗалыгы ВУЗларына юллама белән керү өчен исемлекләр төзү; социаль проект төзүгә өйрәтү, авылның инфраструктурасын яхшырту буенча бердәм проект эшләү һ.б.
Яшьләр Яңа Чишмәне ничек итеп күрергә теләүләре хакында видеоролик күрсәттеләр: анда яшьләрне шәһәрләргә җәлеп итүче, тартучы ял итү паркы, театр, аллеялар, тротуарлар, чәчәк түтәлләре төшерелгән иде.
Форумны мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт-шоу күрсәтеп төгәлләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев