Реклама
Гаилә
Гаилә бәйрәме
Халыкара гаилә көне 1993 елдан ООН Генераль Ассамблеясе тарафыннан расланган һәм ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган пәнҗешәмбедә Шахмай МЙ да район бәйрәме - махсус шул көнгә багышланган, район хатын-кызлар Советы һәм Яңа Чишмә ЗАГСы белән берлектә Шахмай авыл җирлеге хатын-кызлар Советы оештырган яшь гаиләләр конкурсы булып узды. Ольга...
Халыкара гаилә көне 1993 елдан ООН Генераль Ассамблеясе тарафыннан расланган һәм ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган пәнҗешәмбедә Шахмай МЙ да район бәйрәме - махсус шул көнгә багышланган, район хатын-кызлар Советы һәм Яңа Чишмә ЗАГСы белән берлектә Шахмай авыл җирлеге хатын-кызлар Советы оештырган яшь гаиләләр конкурсы булып узды.
Ольга ИВАНОВА
Районның төрле авыл җирлекләреннән килгән 13 яшь гаилә конкурсның 4 номинациясендә көч сынашты. Иң элек Чаллы Башыннан бергә 50 ел гомер иткән Хамит һәм Миннегөл Галяутдиновларны хөрмәтләп билгеләп үттеләр, аларга бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Аннан чараны алып баручылар кунакларны чакырдылар, алар зал тутырып килгән, бергәләп "Гаилә альбомы" битләренә күз салганнан соң, яшь парлар - катнашучылар белән таныштылар. Алар барысы да үз язмышларын туган яклары белән бәйләгән, күбесе - яшь белгечләр. Кайберләренең гаилә стажы әле зур түгел, башкалары бергәләп инде 5 елдан артык гомер итә, 2-3 һәм аннан да күбрәк балалар тәрбиялиләр. "Халыкның зирәклеге" номинациясендә (рус һәм татар халык мәкальләре буенча), гаилә темасына багышланган көлкеле викторинада Чаллы Башыннан Ибраһимовлар һәм Зирекледән Шакировлар гаиләләре ярышты. Иң яхшы музыкаль гаиләне берничә авылдан сайладылар. Күбесе сәхнәгә балалары белән чыкты. Номинациядә катнашучылар бик матур җырларын бүләк иттеләр. Болар: район үзәгеннән күпләргә таныш Шәйхетдиновлар дуэты һәм Акбүредән Шәйдуллиннар. Киң таралу алган балалар җырларыннан тезмә белән аларга Екатерина Бистәсеннән Бадяевлар, Архангел Бистәсеннән Барсуковлар, Әдәмсәдән Нәҗметдиновлар һәм Акъярдан Гыймрановлар гаиләләре кушылды. "Гаилә - алтын куллар" номинациясендә Черемухово Бистәсеннән Даниловлар һәм Шахмайдан Баһаутдиновлар үз өй эшләрен - киләчәктә булачак өй макетларын тәкъдим иттеләр. Күп балалы гаиләләр ул көнне сәхнәнең бизәге иде дияргә була. Бу: Волчья Бистәсеннән Куприяновлар, Красный Октябрьдән Захаровлар һәм Чуаш Чабаксарыннан Николаевлар гаиләләре. Монда игътибар күбрәк балаларга бирелде, алар рәхәтләнеп үзләренең талантларын күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтле конкурсларда катнаштылар.
Конкурс азагында яшь хуҗабикәләрнең аш-суга осталыклары (төрле милләт ашлары) бәяләнде. Жюри рәисе, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова җиңүчеләрне сайлап алуы бик авыр булуын әйтте. Әмма, ничек кенә булмасын, берсе дә бүләксез калмады. Шахмай авыл талантлары һәм РМЙ артистлары чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте, истәлеккә фоторәсемгә дә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев