Гөрләсен ярминкәләр
Яңа Чишмәдә узган Яңа ел алды ярминкәсе булдыклы сату итүчеләргә 560 мең сумлык табыш китергән. Ит белән сәүдә итүчеләрдә ул күбрәк, алар тарафыннан 1800 килограмм ит сатылган. Сыер итенең бәясе 220-230 сум, дуңгыз ите - 170-180, сарык ите 200 сум иде. Пенсионерка Александра Фомичева: "Ит кыйбатрак шул, арзанрак бәядән сатып...
Яңа Чишмәдә узган Яңа ел алды ярминкәсе булдыклы сату итүчеләргә 560 мең сумлык табыш китергән. Ит белән сәүдә итүчеләрдә ул күбрәк, алар тарафыннан 1800 килограмм ит сатылган. Сыер итенең бәясе 220-230 сум, дуңгыз ите - 170-180, сарык ите 200 сум иде. Пенсионерка Александра Фомичева: "Ит кыйбатрак шул, арзанрак бәядән сатып аласы килгән иде", - дип тә сөйләп алды. Кош-корт ите бәясе түшкәсенә карап куелган иде. Мәсәлән, Татьяна Астафьева (рәсемдә) әнисенең юбилеена каз түшкәсен 1000 сумнан сатып алган. Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин акъярлылар сатулашып тормады, сәгать 9га ике сарык ите сатылып бетте, алып килгән башка әйберләрне дә сатып бетерергә өметләнәбез, дип сөйләде. Ул көнне ярминкәдә 200 килограмм сөт продукциясе сатылган. Күпчелек авыл җирлекләре сөт, каймак, эремчек алып килгәннәр, өйдә әзерләнгән бу төр ризыкларга сорау зур иде. Гадәттәгечә, Яңа Чишмә КМС заводы продукциясен дә халык бик теләп алды: сыр, эремчек, сөт, атланмай яхшы сатылды, атланмайның бәясе 30 сумга арзанрак иде.
Кышның төп атрибуты - киез итекләр һәм чыршылар да сатылды. Сергей Миронов (рәсемдә) чыршыларны үзенчә бик нык сайлады: "Яшел чибәркәйне өйдә ике кызым көтеп тора, аларга ошарлык булсын дим", - ди. Чыршының бәясе биеклегенә бәйле иде (200 сумнан башлап). Җылы аяк киемен киеп караучылар аны яңадан салып тормадылар, үзләренең модалы аяк киемнәрен сумкаларына салып куйдылар. "Аяклар җылыда булырга тиеш, безгә әле суыкта чыгыш ясыйсы", - ди Черемухово Бистәсеннән килгән артистка. Ә сәхнәдә Ленинодан килгән "Сурэкэ" ансамбле чыгыш ясый иде. РМЙ каршындагы мәйданда кардан һәм боздан ясалган сыннар сәүдә рәтләрен кыса төшкән, әмма моннан ярминкә отты гына, чөнки сатып алучыларга тегендә-монда чабып йөрергә туры килмәде. Безнең районда әле ярминкәләр гөрли дип әйтеп булмый, ул тагы да ныграк үсеш алырга, халыкны товар белән генә түгел, ә аралашу нисбәтеннән дә үзенә җәлеп итәргә тиеш.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев