Хезмәт итү – мактаулы бурыч
20 октябрьдә РМЙ-да районнан 37 егетне хәрби хезмәткә озату тантанасы булып узды. Бу көнне егетләргә үгет-нәсыйхәт бирүче, изге теләкләрен ирештерүчеләр күп булды.
Намус белән лаеклы хезмәт итәргә, хезмәттә бары уңай сыйфатларын гына күрсәтергә, физик хәзерлек дәрәҗәсен арттырырга, хәрби эшкә өйрәнергә, чын патриот һәм чын солдат, ир-егет, районның горурлыгы булырга - район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һ.б. егетләрне шулай дип өндәделәр. Район башлыгы булачак солдатларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Быел демобилизацияләнүче, намус белән хезмәт итүче якташ егетләрнең исем-фамилияләрен аларга үрнәк итеп атадылар. Рәсәй гимны яңгырады һәм Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссар Андрей Пичушкин ТР Оборона министрлыгының хәрби хезмәткәрләрне Кораллы Көчләр сафыннан азат итү һәм чираттагы чакырылыш турындагы фәрманны укыды. Шундый чарада беренче мәртәбә хәрби комиссар Рәсәйнең Оборона министрлыгы призын район яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә керткән саллы өлеше өчен "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры Гөлшат Габетдиновага тапшырды. Районның хатын-кызлар Советы рәисе, район башлыгы урынбасары Наилә Закирова егетләргә аналарча теләкләрен җиткерде. Милли костюмнар кигән кызлар армиягә китәчәк һәр егеткә бер уч туган җир туфрагы салынган капчыклар тапшырдылар (бу ерак сәфәрдә егетләрне саклау символы). Дин әһелләре: Михаил Архангел чиркәвеннән Георгий атакай белән Илдар хәзрәт Хәсәнов та егетләргә кирәкле сүзләр таба белделәр. ТР буенча районда кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Кадрия Насыйрова, ата-аналар исеменнән Ольга Вавилова чыгыш ясадылар.
Озату көне дә очраклы гына сайланмаган: 20 октябрь - Россия Хәрби флотының туган көне. 2004 елдан бирле безнең район Кара диңгез флотының "Сәмум" хәрби ракета корабле белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә, шушы чор эчендә безнең районнан 40 тан артык егет шушы корабльгә лаеклы төстә хезмәт иттеләр. Быелның июлендә язгы һәм көзге чакырылышларда 6 кешене корабльгә озату өчен 5 елга шефлык элемтәләрен дәвам иттерү (озайту) турындагы килешүгә кул куелган.
Бәйрәм алдыннан район җитәкчелеге һәм ата-аналарның корабль экипажы белән чираттагы аралашуы булып үтте, аралашу барышында корабль командиры Дмитрий Дыскин призывникларны сәламләде. Аның видеомөрәҗәгате турындагы язма экраннан күрсәтелде.
Мәдәният бүлеге Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетлары белән берлектә, патриотик һәм лирик слайдлар күрсәтеп, бик матур җырлар һәм биюләр хәзерләгәннәр. "Хәерле юл, Сезгә, егетләр, уңышлы хезмәт итегез, кадерле призывниклар!" дигән сүзләр белән озату төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА
Рәсемдә: призывниклар залда өлкәннәр сүзен тыңлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев