Хәйран калырлык
Сельхозхимия поселогында яшәүчеләр Күл буе урамындагы тулып ташкан чүп-чар савытларын фоторәсемгә төшереп китүне үтенеп редакциягә шалтыраттылар. Аларның сүзләре буенча, мондагы чүп күптәннән чыгарылмаган икән һәм бу чүп җил чыккан саен очып тирә-юньгә таралып тора. "Чүп-чарны җыештырган өчен без даими рәвештә акча түлибез, ни өчен түлибез соң"? - диләр монда яшәүчеләр....
Сельхозхимия поселогында яшәүчеләр Күл буе урамындагы тулып ташкан чүп-чар савытларын фоторәсемгә төшереп китүне үтенеп редакциягә шалтыраттылар. Аларның сүзләре буенча, мондагы чүп күптәннән чыгарылмаган икән һәм бу чүп җил чыккан саен очып тирә-юньгә таралып тора. "Чүп-чарны җыештырган өчен без даими рәвештә акча түлибез, ни өчен түлибез соң"? - диләр монда яшәүчеләр.
Мондагы күренешне күреп хәйран калдык. Бу урынга гаҗәеп зурлыктагы чүп-чар бомбасы төшкән диярсең. Шыплап тулган контейнерларның берсенә бәйләп куелган, саргаеп беткән яңа ел чыршысын күргәч тә чүпнең күптән чыгарылмавын абайлыйсың. Тагын бераздан Күл аръягы дип аталган урамны Чүплек дип алыштырырга туры килмәгәе. Кайчанга кадәр бу хәл дәвам итәчәк?" - дип мөрәҗәгать итә халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев