Реклама
Гаилә
Кибетләрдә нәрсәләр һәм ничек сатыла?
Үткән атнада "Халык контроле" төркеме: Яңа Чишмә районы буенча кулланучылар хокукла-рын яклау буенча бүлек белгече И. Коробочкина, "Бердәм Россия" БСП-нең район башкарма комитеты җитәкчесе Е. Щипанова һәм район газетасы корреспонденты О. Иванова Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары авыллары һәм Екатерина Бистәсендәге шәхси 6 сәүдә ноктасының хәлен тикшерделәр. Беренче чиратта кибетләрдә кагыйдәдә...
Үткән атнада "Халык контроле" төркеме: Яңа Чишмә районы буенча кулланучылар хокукла-рын яклау буенча бүлек белгече И. Коробочкина, "Бердәм Россия" БСП-нең район башкарма комитеты җитәкчесе Е. Щипанова һәм район газетасы корреспонденты О. Иванова Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары авыллары һәм Екатерина Бистәсендәге шәхси 6 сәүдә ноктасының хәлен тикшерделәр.
Беренче чиратта кибетләрдә кагыйдәдә каралган социаль-мөһим товарларның барлыгы, аларга куелган хакларның арттыру -арттырылмавы тикшерелде, тикшерү барышында киңәшләр бирелде, башка ачыкланган кимчелекләр буенча кисәтүләр ясалды. Чуаш Чабаксарындагы "Ива" кибетендә (В. Удирякова) кибет бусагасын атлап керүгә ярмалар яратучы тычкан, күсе (сидегенең) исләре борынны ярып керде. Кибет тә начар түгел, товар бәяләре дә башкаларныкы белән чагыштырганда түбәнрәк, тик шул ис кәефне төшерде. Авылдагы икенче сәүдә ноктасында - "Ассорти" кибетендә (иэ Н. Тихонова) дә бәяләр әллә ни аерылмый. Кибет тыштан да, эчтән дә каралган, керергә дә күңелле - чиста, пөхтә, товарлар матур итеп урнаштырылган.
"Ива" кибетенең Рус Чабаксарындагы филиалы бер дә мактарлык түгел. Азык-төлек аз, ул совет заманындагы ярымбуш киштәләре булган һәм ашарга ярамаган нәрсә исе аңкыган сельпо кибетен хәтерләтте. Шушы авылдагы "Сельский" кибетендә моның нәкъ киресе, эшмәкәр Г. Гурьянованың кибетенең популяр булуын кайгыртуы сизелеп тора. Кибеттә бизәлеш әйбәт, төрле нәрсә тәкъдим ителә, тик иң мөһим товарларга (9) булган бәя Чуаш Чабаксарындагы "Ива" кибетендәгедән югарырак. Екатерина Бистәсендәге "Анюта" (шэ Б. Поляков) һәм "Придорожный" (шэ Н. Зяблова) кибетләре дә шул ук принцип буенча аерылып торалар. "Анюта" да әйберләр күп, әмма товар яткан киштәләрдә тулы тәртипсезлек, кирәкле товарны тиз генә эзләп таба алмыйсың, хуҗалык товарлары азык-төлек товарлары белән буталып яталар (кайберләре өеп куелган). Борынны ярып кергән тозлы балык исе дә сатып алучыны үзенә җәлеп итә алмый. "Придорожный" кибетенең бизәлеше, гади сатып алучы фикере буенча, үрнәк булырлык дияргә мөмкин. Бу кибет бәйләнүчән сатып алучының теләген дә канәгатьләндерергә сәләтле: монда хуҗалык өчен кирәк булган барлык вак-төяк нәрсә дә бар. Киштәләрдәге төрледән-төрле товар үзенә кызыктырып тора, кыскасы, кибет бай, матур һәм уңайлы. Туңдырылган тавыклар монда гына сатыла иде. Әмма йомгак ясап, комиссия "Придорожный"да, "Анюта" һәм "Сельский" кибетләрендәге күп, социаль-әһәмияткә ия булган азык-төлекнең 17 төренең 5-6 очрагында бәяләр башка сәүдә нокталарындагыдан югары булуын билгеләп үтте. Барлык кибетләрдә дә социаль-әһәмияткә ия продуктларның 24 төре арасыннан 16-17се генә бар иде, бу - алар тарафыннан халыкны тәэмин итү буенча канәгатьләнмәслек эш итүләре хакында сөйли. Барысында да сөт продукцияләре (сыр һәм майдан кала) юк. "Социаль-әһәмияткә ия булган сөт продуктлары исемлегенә кертелгән: сөт һәм кефир (майлылыгы 2,5%), каймак (10-15%тан башлап), майсыз эремчек һәм катык - болар кибетләрдә һәрчак булырга тиеш", - дип кисәтү ясады И. Коробочкина. Тикшерелгән кибетләрдәге товарлар һәм бәяләр чагыштырылган таблица газетабызның алдагы саннарында бастырылачак.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев