Реклама
Гаилә
Кызлар сынатмады
Булганнан бар да була, диләр. 15 мартта район Мәдәният йортында үткән "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә көч сынашкан, төрле яклап үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәткән Акбүре, Яңа Чишмә, Тубылгы Тау, Чаллы Башы, Шахмай, Зирекле авыллары кызларының (8-9 сыйныфлар) чыгышларын күзәткәндә бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Ә менә Чертуш, Акъяр, Әдәмсәдән катнашучы...
Булганнан бар да була, диләр. 15 мартта район Мәдәният йортында үткән "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә көч сынашкан, төрле яклап үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәткән Акбүре, Яңа Чишмә, Тубылгы Тау, Чаллы Башы, Шахмай, Зирекле авыллары кызларының (8-9 сыйныфлар) чыгышларын күзәткәндә бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Ә менә Чертуш, Акъяр, Әдәмсәдән катнашучы булмады. Мәшәкатьләнеп торырга теләмәгәннәр, күрәмсең…
Бәйге дигәч тә, сүз бары җиңү-җиңелү турында гына барырга тиеш түгелдер. Ул көнне кызлар арасында район сәхнәсе түренә тәүге адымын ясаучылары да, бәйгедә үз көчләрен беренче тапкыр гына сынап караучылар да булгандыр. Тәвәккәлләп катнашулары да - үзе бер батырлык. Кызларның берсе дә югалып калмады, булдыра алганча бары алга омтылдылар. Әлбәттә, бәйге башланганчы бераз дулкынланулары сизелә иде сизелүен. Тамашачы да көттереп ялыктырды бугай аларны: кыстатып кына, берән-сәрән генә килделәр, залда буш урыннар күп иде. Әллә керү түләүле булганга (25 сум!), әллә эленгән афишаларны күрми, ишетми калганнармы…
Тамаша башланыр алдыннан жюри әгъзалары кызларның фойеда урын алган кул эшләре күргәзмәсен карап әйләнделәр. Андагы зур хезмәтне күреп, алар арасыннан һич кенә дә кемнеңдер исемен аерым билгеләп үтәсе килми. Барысы да кул эшенә уңган, бай фантазияле. Ниләр генә юк иде анда: чиккәне дә, бәйләгәне дә, үреп ясалганы да, картиналар, савыт-саба, ваза, чәчәкләр дисеңме, санап бетерерлек түгел. Алар турында хуҗалары кыскача гына сөйләп тә бирде. Ә алда исә кызларны кызыклы сынау көтә иде. Кызлар дигәннән, үзләре белән дә таныштырып үтим әле.
Алар рәсемдә уңнан - сулга: Гөлинә Насыйрова, Айгөл Нуртдинова, Гөлгенә Исмәгыйлева, Гөлинә Гыйльманова, Ралия Баһаутдинова, Диләрә Вәгыйзова. Бәйге башланып, беренче таныштыру биреме вакытында ук һәрберсе үзенең милли хисле булуы, үз халкы, туганнары, якыннары белән горурлануы, иҗатны, туган телне яратулары, белемле дә, җыр-биюгә һәвәс, спортны да үз итүләре турында сөйләп үттеләр. Боларның барысын да экрандагы слайдлардан да ачык күрергә мөмкин булды. Кызларның һәрберсен тыңлаганнан соң, аларның алдагы биремнәрдә дә сынатмаулары көн кебек ачык иде, дияргә була. Шулай булды да. Алар көндәшләре ягына акрын гына күз аткалап, берсен-берсе уздыра-уздыра, нәзек итеп бәрәңге дә әрчеделәр, вак итеп токмач та (җәеп) кистеләр (бу урында шуны да искәртеп үтим әле, әлеге эшләрне башкарганда Гөлинә (Акбүредән), Гөлгенә һәм Айгөл алларына - алъяпкыч, башларына яулык та ябарга онытмадылар, бу - кызларның пөхтәлеген, чисталыгын күрсәтүче билге, моны жюри да игътибарсыз калдырмады), озын толымлы иптәш кызларына прическа да ясадылар, җыр-биюгә осталыкларын, мода да күрсәттеләр. Ә менә бәйгене алып баручы АМЙ директоры Илназ Шәйхетдинов чираттагы биремне игълан итеп, кызларга мәкальне дәвам иттерү кирәклеген әйткәч, халык арасында киң таралу алмаган мәкальләр сайланган иде булса кирәк, барысы да авырсынып, тын калды, өчесе генә (Айгөл, Гөлгенә, Гөлинә, җавап биргәләде. Нәтиҗә ясаганда баллар аерымлыгы да күбрәк, мөгаен, нәкъ менә шул биремдә булгандыр. Катнашучыларның киемнәренә килгәндә, алар берсеннән-берсе матур, һәр биремгә яраклаштырылган иде. Мода күрсәткәндә исә кызлар төгәл, горур хәрәкәтләр белән сәхнә түреннән әйләнеп, аларга кыскача гына аңлатма да бирделәр. Кызлар пешереп килгән бавырсак, кош теле, пирог, чәк-чәкләр турында әйтеп торасы да юк, аларның авызда эреп китүенә, авыз итеп карамый, күз төшерү дә җитә иде. Шундый уңган, сәләтле, милли җанлы, тыйнак, бер карасаң, кыю, тапкыр да кызларыбыз барында сәхнә түрләре буш тормас. Әлегедәй бәйгеләр балаларның сәләтен ачыклауда, аларны яшьтән сәхнәгә тартуда уңай бер юл булып тора.
Бәйгенең тамашачы зарыгып көткән иң дулкынландыргыч мизгеле дә килеп җитте. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрен сайлап алуы авыр булса да, ярышны урыннарсыз күз алдына китерүе кыен: I-III урыннар билгеләнде (Гөлгенә Исмәгыйлева (рәсемдә беренче биттә), Гөлинә Гыйльманова, Айгөл Нуртдинова), башка катнашучылар да игътибардан читтә калмады. Кызларга Дипломнар (I-III урыннарга), Рәхмәт хатлары һәм Мәдәният бүлеге тарафыннан алынган бүләкләрне "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасы баш мөхәррире Азат Мусин тапшырды.
Биремнәр арасында "Сөю", "Мизгел" (гимназия кызлары: Диана Салихова, Гөлназ Латыйпова, Алинә Кыямова) ансамбльләре, Ләйсән-Гөлназ дуэты, Илназ Шәйхетдинов, Фаил Минабетдиновлар чыгышы ямь өстенә ямь булып, ярышучыларга көч өстәп торды. Алар җырларның да дәртләндерә торганнарын ("Эх, сез, матур кызлар", "Тала, тала", "Мин сине яратам" һ.б.) сайлаганнар.
Әлеге тамашаны оештырган район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Шәйхетдинова һәм кызларны бәйгегә әзерләүчеләрнең куйган хезмәтләрен дә билгеләп үтми булмый. Хезмәтеңнең нәтиҗәсе күз алдында ярылып яткач, бары тик иң яхшы хисләр генә кала. Алар да бу көнне шундый хис-тойгылар гына кичергәннәрдер, дип уйлыйм.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев