Рамил Таһиров: “ЭЭМда үзгәртеп оештыру минем хезмәтемә әллә ни йогынты ясамады”
Эчке эшләр органнарында Рамил Касыйм улы Таһиров 15 ел хезмәт итә һәм, ул үзе әйткәнчә, беренче елны гына кыен булган, ә аннан соң белем дә, тәҗрибә дә үз җае белән килгән. 2005 елдан башлап Таһировны Шахмай һәм Акъяр авыл җирлекләре буенча участок уполномоченные итеп билгелиләр. Бер елдан соң Рамилне командировкага...
Эчке эшләр органнарында Рамил Касыйм улы Таһиров 15 ел хезмәт итә һәм, ул үзе әйткәнчә, беренче елны гына кыен булган, ә аннан соң белем дә, тәҗрибә дә үз җае белән килгән.
2005 елдан башлап Таһировны Шахмай һәм Акъяр авыл җирлекләре буенча участок уполномоченные итеп билгелиләр. Бер елдан соң Рамилне командировкага җибәрәләр. Хатыны һәм ике баласын ярты елга калдырып, Гудерместа чечня конфликты үзәгендә, намус белән хезмәт итеп, сау-сәламәт өенә әйләнеп кайта ул. Аңа өлкән лейтенант званиесе бирелүе турындагы яңалыкны ул Чечняда ук "ишетә". Кайту белән яңа званиедә Таһиров үзенең хезмәтен дәвам итә. "Кайнар нокталарда" булучылар тормышның һәм вакытның кадерен белергә өйрәнәләр. Өендә ул бик сирәк була, әмма буш вакытын балаларына - улларына сарыф итә, алар хәзер өлкән сыйныфларда укыйлар. Уллары да әтиләренең кадерен беләләр, аның эшен хөрмәт итәләр, әмма "әтиләре эзеннән барыргамы?" дигән сорау әлегә хәл ителмәгән. Рамил Касыйм улы әйтүенчә, кем булулары түгел, ә нинди булулары мөһимрәк. Хәзер 10 нчы сыйныфта укучы Реналь һәм 9 сыйныфта укучы Илгиз Тубылгы Тау мәктәбендә иң яхшы укучылар исемлегендә. Алар спорт, төгәл һәм гуманитар фәннәр белән шөгыльләнәләр, бик күп олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашалар.
Участковый Рамил Таһиров үз балаларын тәрбияләү белән генә шөгыльләнми, ул шушы мәктәп кенә түгел, Шахмай, Акъяр мәктәпләрендә укучы балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрә, быел августтан башлап, ЭЭМ системасындагы үзгәртүләрдән соң, тагын Екатерина һәм Чуаш Чабаксары мәктәпләре дә йөкләтелгән. Эше артуга (өстәмә) карамастан (ике торак пункт өстәлгән), участковый Р. Таһиров моны башкарып чыга алмаслык бурыч дип санамый. Гомумән, үзгәртүләр аның хезмәтенә нык йогынты ясамаган, намус белән күңел биреп хезмәт итәсең икән, структурадагы үзгәрешләр куркыныч түгел. "Иң мөһиме, янәшәңдә дә намуслы, тәртипле хезмәткәрләр булу шарт, ә андыйлар - күпчелек" - ди Рамил.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев