Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

һәрчак ачык күңелле

7 августта Яңа Чишмәдә яшәүче озын гомерле хатын-кызларның берсе - Наталья Дмитриевна Михеевага 90 яшь тула.


Наталья Дмитриевна (кыз фамилиясе Кочкина) тумышы белән Аксубай районының Тисы авылыннан. Колхозчылар гаиләсендә туа, ә 15 яшендә дөм ятим булып кала. Әтисе 1941 елда, ә 6 елдан соң әнисе вафат була. Аның белән ике апасы, 8 һәм 11 яшьлек ике энесе ятим калган. Ул вакытта бер апасы Яңа Чишмәдә мәктәптә, икенчесе колхоз разнарядкасы буенча шахтада эшләгән. Гаиләдәге бөтен мәшәкатьләр яшүсмер Наташа җилкәсенә төшә. 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый, энеләрен тәрбияли, сыер сава, дуңгыз балаларын, казларны ашата. Апасы шахтадан бер елдан соң кайта, эшләгән акчасына киемнәр алып кайта. Наталья инде хәзер үзенә акча эшләргә чират җитүен аңлый һәм Горький өлкәсенә торф эшләренә китәргә вербовкалана. Бу бик зур тырышлык белән башкарыла: авылга разнарядка 5 кешелек, ә теләүчеләр күбрәк булган. Чөнки колхозда эшләгән көннәргә берни дә сатып алып булмый, эшкә түләү ашлык белән, анысы да икмәк уңса гына. - Нормалар югары иде, караңгыдан караңгыга кадәр эшләдек, - дип искә ала  Наталья Дмитриевна. - Куллар шешенгән, чөнки бияләйләр бирмәделәр, баракта 20шәр кеше яшәдек. Бер көнгә 600 грамм икмәк һәм кайнар су. Бер кисәкне өч өлешкә бүлдек: иртәнге, төшке һәм кичке ашка.
Аннан Наташа чак-чак кына исән кайта, әмма гаилә өчен кирәкле әйберләрне булдыра. Аның беренче  “хезмәт университетлары” менә шундый була. Авыр хезмәттән бераз хәл алгач, куллары да төзәлмәгән килеш Аксубайга пекарняга эшкә китә.
- Камыр бутадым, идәннәрне юдым һәм көн саен онлы капчык ташыдым. Ул вакытта капчыклар 50 шәр түгел, ә 70 әр килограммлы иде, ә аларны 50-60 метрга илтергә кирәк иде, - дип искә ала ул. – Ә үзем исә 50 кило идем, буем метр ярым. Аннан соң пешекче урынбасарына кадәр күтәрделәр, тик эш шул ук иде, шуңа күрә 3 кешедән торган сменада пешекче генә капчык ташып йөрмәде.
Кечкенә гәүдәле карчыкка карап, умыртка сөягенең кайчандыр шундый авырлыкларга түзеп эшләгәнен күз алдына китерәсең. Әмма бу  “хезмәт фронты” н да ул намус белән үткән. Ике елдан соң колхоз җитәкчелеге аңа пекарняда "йөрүең" җитәр, дигән карар чыгара. Колхоз рәисе белән пекарня мөдире арасында Наташа өчен бәхәс башлана. Рәис аны үз кадры дип саный, ә мөдир эшчән һәм тырыш хезмәткәрне пекарь эше курсларына җибәрергә тели.  – Барысына да өлгердем һәм намус белән эшләдем, - дип искә ала ул, - җитез, елдам идем һәм барысы да моңа гаҗәпләнеп: "Моторчигың бармы соң синең?», - дия иделәр. Җитәкчеләр низагын хәтта парткомда да тикшергәннәр. Ультиматумнан соң мөдиргә «партбилетыңны өстәлгә куй» дигәч, ул бирешә. Аның каравы Наташа нык кала: пекарнядан китсә дә, колхозга әйләнеп кайтмый, ә өлкән апасы янына Яңа Чишмәгә күчеп килә. Мәктәпкә эш башкаручы булып урнаша. Бер елдан соң мәктәп директоры Наташаны,  җаваплы вазыйфаны башкара алачагын аңлап, хисапчы итеп күчерә. 30 елга якын, пенсиягә чыкканчы, 1979 елда ул берүзе белем бирү оешмасының бөтен бухучетын алып бара.
Аның энеләре һәм кыз туганнары да югалып калмый: укытучы, хисапчы, агроном һ.б. һөнәр ияләре була. Бигрәк тә иң кечесе Петр аерылып торган. Яшүсмер килеш апалары янына Яңа Чишмәгә күчә, шунда Яңа Чишмә мәктәбен бишлегә, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтын – агроном белгечлегенә тәмамлый. Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагы буенча җитәкче вазыйфаларда партия өлкә комитетында, аннан Баулы районының беренче секретаре була. Кама Тамагы райкомы партиясендә эшләгән. Пенсиягә чыгар алдыннан "Татхлебопродукт" ИК ААҖ вице-президенты булып эшли. Узган ел 80 яшьлеген билгеләп үткән.
 Безнең мәкаләнең героинясын һәрвакыт оптимизм һәм хезмәт сөючәнлек аерып торды. Бу сыйфатлар аңа хәзер дә хас. Өйдә ул әкренләп үзе эшли: ашарга әзерли, юа, җыештыра (зур эшләрдә кызлары һәм киленнәре ярдәм итә). Яшелчәләрне үзе утырта һәм карый, кече улы Евгенийның хатыны, килене Наташа (аларның бакчасы әниләре белән сукмак аша) су сибәргә булыша. Мунчасы да бар. Наташа түти яшь чагында бөтен күршеләре аңарда мунча кергән. Операциядән соң ул хәзер күзлексез укый һәм бәйли, үзенә һәм туганнарына оекбашлар, тапочкалар, бияләйләр  бәйли. Кул эше белән яшь чактан шөгыльләнергә яраткан: диварда рамкада чигеп ясалган картина тора, вазада - матур бәйләнгән чәчәк бәйләмнәре, башка эшләнмәләр бар. Кайчандыр челтәр һәм киемнәр теккән.
Без Наташа түтигә кисәтмичә генә килдек, әмма өйдә аның идеаль чисталык иде. Аның йорты яңа, иркен, чиста итеп агартылган рус миче (хәер, газ белән җылытылса да). 1986 елда 55 ел гомер иткән мәрхүм ире Виктор белән төзелгән. Элеккеге йортта да (янәшәдә генә торган) шактый - 33 ел яшәгәннәр.
Алты баласына әти- әниләре белем биргән. Алар арасында педагог, ике хисапчы, элемтә буенча инженерлар, төзүче, ике югары белем алучылар да бар. Уллары Яңа Чишмәдә яши: Владимир әнисе белән янәшә, Евгений ерак түгел - өч катлы йортта, Михаилның да үз йорты бар. Кызлары гына ягада: Вера алай ерак түгел - Красный Октябрьдә, Зоя-Казанда, Маша - Чаллыда. Кызлары әниләренә көн саен шалтырата, еш кайталар, хәлләрен белешеп торалар. Әгәр әниләренең телефоны җавап бирмәсә, бик борчылалар. «Ул шулай зарядкада торды», - дип аңлата ул аларга соңыннан. Әйтик, 3 ел элек Зоя шалтыратуы аркасында әниләренең инсультын вакытында беләләр, уллары тиз арада стационарга сала һәм Наташа түти тиз терелә.
Быел Наталья Дмитриевна кыш Маша янында яшәгән. - Тәрбия дә, кайгырту да яхшы, якын кешеләр дә янәшәдә, бәдрәф тә, мунча да өйдә, тик өйгә кайтасы килә, - ди Наташа түти. -кышын, әлбәттә, көннәр озын, тик җәй көне бакчага чыгам, йорт янындагы эскәмиядә утырам. Наталья Дмитриевнаны Яңа Чишмә гыйбадәтханәсе дә үзенә тарта. Анда 18 ел ярым эшләүдән тыш, әлегә кадәр шунда йөри ул. Наташа түтине күрергә телисез икән, нәкъ менә шунда барыгыз. Ә эштән буш вакытында чиркәү китапларын уку аның яраткан шөгыленең берсе. Үз балаларына да ул һәрвакыт Аллаһы Тәгалә ярдәменә таянырга куша.
14 онык арасыннан монда Роман һәм Лиза гына яши, буш вакытларында әбиләре янына керәләр. «Кайчан сөйләшеп кенә утырабыз, кайчак бергә чәй дә эчәбез, - ди әби. Ә чәй янына тәм-томнары кунаклар өчен һәрчак әзер аның.
10 августта ул юбилейга барлык, оныклары һәм җиде оныкчыклары белән балаларын көтә. - Барысын да көтәм, өйдә бәйрәм итәчәкбез, урыннарым күп, - ди әби.
Соңыннан Наташа түти озак яшәү рецептын да әйтте: - Күп хәрәкәтләнергә, кече яшьтән күп эшләргә кирәк. Мин 9 яшьтән эшли башладым. Һәрвакыт иртә тордым, хәзер дә иртә торам. Барлык эшләрне дә эшлим дә, аннан таяк белән бүлмә буйлап йөрим – бу минем физкультура урынына. Шулай ук кешеләргә ачык күңелле булырга, барысын да яратырга, беркемгә дә үпкәләмәскә кирәк.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев