Үсеш проблемалары
Соңгы вакытларда район үзәгендә яшәүче халык чүп-чар чыгару (түгү) белән шөгыльләнүче оешма адресына шелтә белдерә. Ел башыннан алып әлеге эш белән шәхси эшмәкәр С.П. Нестеров шөгыльләнә. Килеп чыккан хәлләргә без "Яңа Чишмә ЕРЦ" ҖЧҖ директоры Петр Нестеровтан аңлатма бирүен үтендек. Ул безгә менә ниләр сөйләде: үткән елның июлендә чүп-чар җыю...
Соңгы вакытларда район үзәгендә яшәүче халык чүп-чар чыгару (түгү) белән шөгыльләнүче оешма адресына шелтә белдерә. Ел башыннан алып әлеге эш белән шәхси эшмәкәр С.П. Нестеров шөгыльләнә. Килеп чыккан хәлләргә без "Яңа Чишмә ЕРЦ" ҖЧҖ директоры Петр Нестеровтан аңлатма бирүен үтендек.
Ул безгә менә ниләр сөйләде: үткән елның июлендә чүп-чар җыю белән шөгыльләнгән "Возрождение" ҖЧҖ үз эшен туктаткан. Озак вакытлар буе бу эшкә алынырга теләүче булмаган. Эшкә керешкән шәхси эшмәкәр исә үсеш чорында байтак кыенлыкларга дучар була. Казанда расланучы чүп-чар җыюга тарифлар тиешле хезмәткәрләр штаты белән эшләргә мөмкинлек бирми. Хәзергесе вакытта әлеге структурада 6 кеше эшли (16 кеше тиеш), ә чүпләрне чыгаруда - нибары 2 (5 тиеш). Язын ККК полигонына таба булган юлсызлык төп проблема булып тора, чүп ташучы машинаны тракторга тагып тартырга туры килгән. 7-8 машина урынына полигонга 3-4 не генә тагып тарту мөмкин булган. Шулай ук Совет (62 йорт), Заливная (20), Урама, Чекин урамнарындагы контейнерлар янына барыр өчен дә юл юк. Шикаятьләрнең күпчелеге нәкъ менә шуңа һәм кеше җитмәүгә бәйле. Хәзергесе вакытта чүп-чар график нигезендә чыгарыла (түгелә). Район үзәгендә барлыгы 98 контейнер куелды, 20 контейнер мәйданчыгы төзелде, анда 61 контейнер урнаштырылды (бишесе инде ремонт сорый), куелган контейнерлар өчен тагын 17 яңа мәйданчык төзергә, Яңа Чишмәдә чүп җыю хезмәтен тулысынча күрсәтү өчен тагын яңа 23 контейнер мәйданчыгы төзеп, 51 контейнер ясатырга кирәк. Моннан кала, оешкан чакта лицензия алуга, чүп чыгару машинасы өчен лизинг түләүләренә һ.б.-га да зур чыгымнар сорала. Хәзер халыктан һәм оешмалардан чүп җыюга килешүләр төзелә, тарифларны ТР-ның тарифлар буенча комитеты раслаган. Шулай итеп, халык яңа елдан бирле чүп-чар чыгарган өчен бер кешегә аена 9 сум 27 тиен һәм контейнер мәйданчыгын тоту өчен торак мәйданының һәр квадрат метры өчен 27 тиен түли. Яңа структураның оешу чорында проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк, чөнки оешманың үз бинасы да юк, бу хезмәт әлегә исәп-хисап үзәгенә сыена.
Язманы Евгений Старов хәзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев