“Сәмум”Яңа ел белән котлады
30 декабрьдә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк кабинетында шефлыкка алынган "Сәмум" корабле экипажы белән турыдан-туры элемтә булды. Монда корабльдә хезмәт узучы Яңа Чишмә егетләренең әти-әниләре дә килгән иде.
"Скайп" режимында корабль командиры Дмитрий Дыскин аларны һәм барлык яңачишмәлеләрне Яңа ел белән котлады. Корабль җитәкчелеге, шәхсән үз исеменнән, корабльдәге барлык шәхси состав исеменнән ул аларга һөнәри уңышлар, яңа шатлыклы вакыйгалар, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, Яңа ел яңа уңышлар, финанс тотрыклылыгы алып килүен һәм ниятләгән планнарның тормышка ашуын теләде. Шефлык элемтәләре елдан-ел ныгый гына барачагына ышаныч белдерде.
Диңгезчеләрнең әти-әниләре үзләренең уллары белән аралаша, хезмәтләре белән кызыксына алдылар, бер-берсен Яңа 2012 ел белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев