Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Тормышка сөенеп яши

Быков Григорий Иванович райондагы сугыш ветераннары арасында иң яшьләренең берсе, аңа 81 тулып узган. Аңа бит 40 нчы елларда түгел, 50 нче, нәкъ менә украин милләтче -бендеровчылар белән көрәшергә туры килгән.

-Минем кебекләр районда өч кеше, - ди Григорий Иванович, - безне әле тагын сугыш ветераннары белән дә тиңлиләр. Дошман белән йөзгә-йөз очрашырга аңа 1951 елда армиядә хезмәт иткән вакытта туры килә. Ул вакытта совет солдатлары кулларына корал тотып кечкенә авылларда (хуторларда), бункерларда яшеренеп ятучы шушы бандитларны бәреп чыгарганнар, урманнарны тикшереп чыкканнар, алар йогынтысы астында булган Львов, Ужгород кебек шәһәрләрне яулап алганнар. Шулай ук шәхси составта югалтулар да булган. Григорий Иванович әйтүенчә, шундый операцияләрнең берсендә аларның взвод командирын үтергәннәр.
-Ул чакта сез барысын да юк итә алдыгызмы? - дип сорадык без Григорий Ивановичтан.
-Әйе, ул вакытта шулай дип уйлый идек. Ә менә хәзер Украина турында яңалыкларны карыйм да, бөтенесен үк юк итеп булмаган икән дип уйлыйм, кара син, ниләр генә майтармыйлар бит хәзер!
Украинадан соң Григорий Иванович ике ел ярым Германиядә хезмәт иткән: яшерен булып саналган объектны - уран шахталарын саклаган, анда безнең солдатлар эшләгән. Үзе дә нурланыш алган, бу исә аның сәламәтлегенә дә йогынты ясаган.
Хәзер хезмәт ветераны Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна күптәннән пенсиядә һәм Бистә читендә урнашкан үз йортларында гомер итәләр. Икесе дә шунда - туган авылларында хезмәт куйганнар: ул гомере буе колхозда- шофер, ә хатыны авыл Советында кассир булып эшләгән. Григорий Иванович гомуми авырулар буенча 2 төркем инвалид. 8 ел элек аның аяклары авырта башлаган, ул бары тик култык таяклары белән генә хәрәкәтләнә алган. Култык таякларыннан башка йөрер өчен бер генә хастаханәдә ятарга туры килми аңа. Хәзер зарланмый: кибеткә дә, бакчага да чыга, дөрес, кайчакларда таякларны да алырга туры килгәли, дөнья хәлен белеп булмый бит. Авыруы аркасында хуҗалыкта сыерларын бетерәләр, хәзер аларның тавыклары гына бар, тик аларга бакчада да эш җитәрлек. Өч улы һәм бер кызы шәһәрдән кайтып, бәрәңгесен утыртып, көзен җыештырып, булышып китәләр, ә калган эшләрне алар үзләре дә эшлиләр. Өйләре зур, иркен, яхшы хәлдә. Ике ел элек балалары капиталь ремонт ясаганнар. Өйдә, шәһәрдәгечә, барлык уңайлыклар булдырылган. Акрынлап, мөмкинлек булган саен, өйнең эчке торышын да яңартырга һәм тагын балаларына да матди ярдәм күрсәтергә хәлләреннән килә әле аларның. Үзләренең алты оныгы булуы белән горурланалар, шуның икесе оныкчык та бүләк иткән инде.
-Авыл җирлеге башлыгы Светлана Петровна ярдәм йөзеннән укучыларны - тимурчыларны җибәрә. Тик без әлегә үзебез дә хуҗалык эшләрен эшли алабыз. Йортка монда ветеран яши, дигән таблица элеп куйдылар. Бәйрәмнәр белән һәрчак котлап торалар. Фельдшер да хәлебезне белеп тора, кан басымы күтәрелсә, шалтыратып та чакырабыз. Кичә менә медпунктка чакырдылар, күчмә табиблар карады, - дип сөйләделәр ветеран һәм аның хатыны.
Үткән елда Григорий Иванович Җиңү көне хөрмәтенә Казанда үткәрелгән тантанада - сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән торган район делегациясе составында булган, анда аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләгән.
-Сез ниләр белән шөгыльләнәсез?
-Кышкы көннәрдә сериаллар карыйбыз, яңалыклар тыңлыйбыз. Һәр көнне йорт тирәсен кардан чистартам, карны чанага төяп урамга чыгарам. Ә җәен - балык тотам. Шушмага йөрим, район буйлап күлләргә дә баргалыйм.
-Аларның балыкчылар компаниясендә 5 кеше, ул иң өлкәне, калганнары яшьрәк. Мин аңа сиңа 80 яшь бит инде, өйдә генә утыр, дим, юк, ул теләми, - дип сөйли Нина Петровна.
-Бу шөгылемне бик яратам шул. Үткән җәй 1 кг-лы вак корбан балыгы тоттым, бер сезонга 20 кг булыр, мөгаен.
Ветеран яши, матур тормышка сөенеп яши.
Ольга ИВАНОВА
Григорий Иванович Быков - Петропавел Бистәсендә яшәүче сугыш ветераны. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев