Реклама
Гаилә
Төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре дәвам итәчәк
2012 елда безнең районда социаль әһәмияткә ия байтак объект төзү һәм булганнарына капиталь ремонт эшләре үткәрү көтелә. Азат МУСИН Район үзәгендә җәй азагына "Олимп" УСЗ янәшәсендә бассейнны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Республикабыз хөкүмәте район җитәкчелегенең үтенеченә колак салган - Акбүре авылында спорт залы белән бергә 212 урынлык Мәдәният йорты төзү...
2012 елда безнең районда социаль әһәмияткә ия байтак объект төзү һәм булганнарына капиталь ремонт эшләре үткәрү көтелә.
Азат МУСИН
Район үзәгендә җәй азагына "Олимп" УСЗ янәшәсендә бассейнны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Республикабыз хөкүмәте район җитәкчелегенең үтенеченә колак салган - Акбүре авылында спорт залы белән бергә 212 урынлык Мәдәният йорты төзү мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Инде подрядчы оешма да билгеле - ул "Стройсервис" ЯАҖ, хәзер проект өйрәнелү стадиясендә, язын анда эш кайнаячак. Шушы елның азагында төзүчеләр смета бәясе 9,8 млн. сум торган яңа Мәдәният йортын файдалануга тапшырырга тиешләр.
Республикада "Мәктәпләргә капиталь ремонт" дип аталган яңа программа эшли башлады. Безнең районда 4 мәктәпкә (башта) капиталь ремонт ясалачак. Яңа Чишмә гимназиясе, Зирекле лицее, Красный Октябрь һәм Акбүре мәктәпләре шушы исемлеккә керә.
Аларны ремонтлауга 5,8 млн. сум акча бүлеп биреләчәк, хәзер подрядчылар билгеләнә. "Торакка капиталь ремонт" программасы буенча да эш дәвам итәчәк. Соңгы 3 ел эчендә генә дә районда шушы программа буенча күпфатирлы 25 йорт (35 млн. сумнан артык бәягә) ремонтланды, 300 дән артык гаилә торак шартларын шактый яхшыртты. Быел исә Красный Октябрь поселогында (Мәктәп урамы) йорт ремонтланачак (3,6 млн. сумлык эш башкарылырга тиеш). Соңгы 2 елда 152 ветеран һәм тол калган хатыннар "Ветераннарга - торак" программасы буенча яңа йортларга һәм фатирларга күчерелде, хәзер Петропавел Бистәсендә 2 яңа йорт төзелә, тагын өч ветеран белдерү кәгазе көтә.
Районда тагын торак пунктларны төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау, электр линияләрен яңарту (алыштыру), суүткәргеч челтәрләрне ремонтлау, гаилә фермалары төзү эшләре дә дәвам иттереләчәк, бу хакта без газета укучыларыбызга хәбәрне җиткереп торачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев