Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 11 мәктәп һәм 47 ФАП төзеләчәк

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы (икесе дә Казанда) төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә мәктәпләрне төзү эшләре 34 процентка башкарылган. Узган ел төзелә башлаган балалар бакчасында исә ул – 50 процентка, ә яңа бакчада 8 процентка үтәлгән.

Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау» өлкәсендәге ике программа буенча Татарстанның 42 районында 47 ФАП төзелешен төгәлләргә планлаштырыла. Әлегә бу эшләр 13,5 процентка башкарылган. Ике сырхауханәдә дә эшләр туктап тормый – бүгенгә төзелеш-монтажлау эшләре күләме 39 процентны тәшкил итә, дип хисап бирделәр министрлыкта.

«Мәдәният» өлкәсендәге ике программа буенча республикада 7 район һәм авыл мәдәният йортлары төзелер һәм төзекләндерелер дип көтелә. Объектларның әзерлеге 66 процентка җиткән.

Шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту өлкәсендә «Торак» федераль проекты буенча биш объектта эшләр башланган: аларның үтәлеше 37 процентны тәшкил итә.

«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү дә дәвам итә – андагы эшләрнең үтәлеше 56 процент булган. Татарстан башкаласында ләм кырларын рекультвацияләү – 49 процентка, Түбән Кама сусаклагычында Озерное нефть ятмасының файдаланылмый торган торба үткәргечләрен сүтү эшләре – 18 процентка, Казанның Самосыр полигонын рекультивацияләү 59 процентка башкарылган.

«Табигый ресурсларны җитештерү һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә янында Куйбышев сусаклагычы яр буйларын ныгыту дәвам итә: планлаштырылган эшләр хәзергә 78 процентка үтәлгән.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X