3 ноябрьдә Татарстанда «Зур этнографик диктант» акциясе старт ала
«Халыклар күп – ил бер генә!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак.
. Акция бердәм чорда – 2021 елның 3 ноябреннән 7енә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында уздырыла һәм бу традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә дә җәлеп итәчәк.
Биремнәр 2021 елның 3 ноябрендә (Мәскәү вакыты белән Зур этнографик диктант рәсми сайтында (www.miretno.ru) 00.01 сәгатьтә басылачак. Катнашучылар 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә тиеш булачак: 20 сорау - гомумфедераль өлеш, 10сы - региональ, РФнең һәр субъекты өчен уникаль. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100.
Онлайн-формат Татарстан республикасының 45 муниципаль районында, шул исәптән Яңа Чишмә районында да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев