Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Элек КПССның Яңа Чишмә райкомының икенче секретаре булып эшләгән Минсәгыйть Шакиров вафат булды

ТР Дәүләт Советының I һәм II чакырылыш депутаты, ТР Чирмешән районының элекке җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров 75 нче яшендә вафат булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, аны туган авылында, Чирмешән районында җирләячәкләр. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Лашман авылында иртәнге сәгать 10да булачак.

Минсәгыйть Шакиров 1948 елның 1 июнендә ТАССРның Чирмешән районы Лашман авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын, соңрак Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Карьерасын 1966 елда Октябрь районының «Дуслык» газетасында башлый, анда 1968 елга кадәр әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары, 1968-1978 елларда Чирмешән районы машина-мелиорация станциясенең өлкән белгече, баш инженеры, ТАССРның Минводхоз ПМК начальнигы булып эшли. 1981 елга кадәр ТАССРның Чирмешән райкомы икенче секретаре вазыйфасын башкара, 1983 елда ТАССРның Яңа Чишмә районын оештыру буенча оргбюро әгъзасы була, аннары 1987 елга кадәр КПССның җирле райкомының икенче секретаре булып эшли.

1987 елда Шакиров район Советы рәисе вазыйфасына күчеп, Чирмешән районына кайта, 1988 елдан 1990 елга кадәр - КПСС райкомының беренче секретаре, 1990 елдан 2005 елга кадәр - Чирмешән район Советы рәисе, 1990 елдан 1995 елга кадәр ул шулай ук ТАССР Югары Советы депутаты була.

1991-2005 елларда Чирмешән районы хакимияте башлыгы булып эшли. Моннан тыш, 1995, 2000-2004 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты була.

2006 елдан 2010 елга кадәр Чирмешән районы башлыгы вазыйфасын башкара, аннары 2017 елга кадәр ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев