Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак
Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
«Агымдагы елның 1 июненнән, бездәге законнарны исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка арттырырга тәкъдим итәм», – диде илбашы РоссияДәүләт Советы президиумы утырышында.
Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Кобяков җавап итеп, Россия Пенсия фондының арттырылган пенсияләрне 3 июньнән үк бирә башлаячагын әйтте.
Быел 1 гыйнвардан иминият пенсияләренең 8,6 процентка артуын кертеп исәпләгәндә, пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк.
Источник: http://vatantat.ru/2022/05/82925/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев