Яңа Чишмә районында трасса буенча хәрәкәт вакытлыча ябылачак
Яңа Чишмә - Ширәмәт - Кармалы трассасы участоклары асфальтобетон җәю белән бәйле рәвештә вакытлыча ябылачак. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда 6 марттан 10 майга кадәр Яңа Чишмә - Ширәмәт - Кармалы автомобиль юлының 12,5 - 12,9 һәм 15,3 - 18,5 чакрымга чаклы юл участоклары йөк машиналары хәрәкәте өчен ябык булачак.
Ведомство вәкилләре аңлатканча, вакытлы уңайсызлыклар түбән катламга асфальт-бетон җәю буенча ремонт эшләре белән бәйле.
Йөк машиналарын йөртүчеләргә Акъяр - Чирмешән - Шонталы һәм Р239 — Казан - Оренбург - Акбүләк юлыннан (Казахстан Республикасы белән чиктәш юл) йөрү киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев