Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Республикада

Машина йөртү таныклыгы алырга җыенучылар өчен имтиханнарга кагылышлы үзгәрешләр әзерләнә

Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тәртибе үзгәртелә: практик өлешне алты ай эчендә бирә алмаган очракта, кандидатка теорияне яңадан тапшырырга туры киләчәк.

Россиядә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә теория буенча имтиханны уңышлы тапшырганнан соң алты ай дәвамында практик имтиханны тапшырмаган очракта кабат теория буенча сынау узарга туры килергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, хәзерге вакытта тиешле проект өстендә эш төгәлләнеп килә. Документ ярты еллык срокка сыешмаганнар өчен кабат теория буенча имтихан билгеләүне күздә тота. Төзәтмәләр кертелгәннән соң проект Хөкүмәт каравына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев