Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанда Идел елгасы буйлап яңа круизлар ачылды

Татарстанда елга буйлап сәяхәтләр елдан-ел популярлаша. «Татфлот» компаниясе мәгълүматлары буенча, үткән ел 260 мең кеше теплоходларда сәяхәт иткән, әле тагын барлыгы 250 меңнән артык кеше елга буйлап даими рейсларда йөргән.

Бу юнәлешне үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына керә.

Халыкта ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, быел республикада берничә туроператор Идел һәм Казансу елгалары буенча круиз турлары ачты, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетыннан. Мәсәлән, Казанда теплоходка утырып, Идел буйлап сәяхәткә чыгарга мөмкин – аудиоэкскурсияле экскурсия Югары Ослан, Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе, Яр буе Морвкашы һәм Печище авылы яныннан уза. Зөя утрау-шәһәрлегенә дә барырга мөмкин.

Казансу һәм Идел елгалары буйлап туристик маршрутлар башкаланың «Казан» Гаилә үзәге яныннан да китә.

Моннан тыш, быелгы сезонда республика халкына һәм кунакларга Казаннан брендлы маршрут – «Бөек Болгар юлы» буенча да теплоходта турлар тәкъдим ителә. Бүген «Бөек Болгар юлы» Идел буе федераль округындагы 14 төбәкне һәм алты милләтнең мәдәни мирасын колачлаган төбәкара туристик проект булып тора. Круиз 3 көннән 7 көнгә кадәр дәвам итә. Аңа Түбән Новгород, Чабаксар, Алабуга, Пермь, Чистай, Болгар, Сарапул, Чайковский, Түбән Кама, Макарьев, Козьмодемьянск портларыннан кушылырга мөмкин.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X