Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин вафат

Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин вафат. Бу хакта социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Кайгылы хәбәр. Рамил Курамшин вафат», – дип язган Рифат Фәттахов.

«Рамил абыйның рухы шат булсын. Оста кеше иде. Күңелләребездә моңлы гармун уйнавы һәм түбәнчел шәхсияте белән мәңгегә калачак», – дип кайгы уртаклашкан Финляндиянең имамы Рамил Беляев. «Рамил абыйның урыны оҗмахта булсын», – дигән Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы) Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туа ул. Әтисе Сөйләйман җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы Рафаил (24.02.1945), сеңлесе Гөлсем. Әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә. Һөнәри баянчы булу теләге белән 1964 елда Казанга килә. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укый башлый. Ел ярым укыгач, Казан музыка училищесынә күчә һәм аны 1968 елда тәмамлый. Укыган елларында ук Ф. Насретдинов, И. Ишбүләков, Р. Билалова, В. Шәрипова, Х. Гыйниятова, Ә. Галимова, Г. Рәхимкулов, З. Басыйрова һ.б. җырчыларга баянда уйный. Казан музыка училищесын тәмамлагач (1968), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) эшкә билгеләнә: бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли. 1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли.
 

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев