Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

ТР Экология министрлыгына мөрәҗәгатьләрнең күбесе «Мәктәп экопатруле» системасы аша килә

2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнардан килгән 11 844 мөрәҗәгатьне караган, аларның яртысыннан күбрәге — 6 297 — «Мәктәп экопатруле» системасы аша кабул ителгән.

Әлеге хәл мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә активлыгын күрсәтә. Бу хакта, үткән елда күзәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.

Гражданнар арасында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы да популяр мәйданчык. Әлеге кире элемтә каналы ярдәмендә 2023 елда «Экология» юнәлешендә 1 714 белдерү кабул ителгән. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе түбәндәге категорияләргә карый: «Чүплекләр» — 766 белдерү, «Һава» — 658 белдерү, «Су» — 183 белдерү.

Илнур Гобәйдуллин искәрткәнчә, хәзерге вакытта ведомство мораторий, ягъни планлы тикшерүләр һәм планнан тыш контроль чараларын үткәрү тыелган шартларда эшли. «Планлы контроль гадәттән тыш югары куркыныч категориядәге объектларда гына үткәрелә ала. Төбәк министрлыгы карамагында андый объектлар юк — алар барысы да федераль күзәтчелек астында тора», — диде министр урынбасары.

2023 елда министрлык табигатьне саклау законнарын бозу очракларын кисәтү һәм табигатьтән файдаланучыларга һәрьяклап мәгълүмат бирүгә басым ясаган. Профилактик визит графиклары төзелгән һәм расланган, 429 консультация уздырылган.

Әмма мораторий күзәтчелек эшчәнлеген гамәлдән чыгармый, ди Илнур Гобәйдуллин. Үткән ел Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 3 428 кисәтү белдерелгән, дип хәбәр итте ул.

Закон бозучыларга карата 348 таләп белдерелгән: 211 очрак — ачыкланган закон бозуларны бетерү турында, 137 очрак — гомуми суммасы 302,3 миллион сумлык зыянны каплау турында.

Илнур Гобәйдуллин сүзләренчә, гадәттәгечә, иң күп дәгъвалар калдыклар белән эш итүгә кагыла. Иң популяр мөрәҗәгатьләр — территорияләрнең чүпләнүе, калдыклар белән эш иткәндә экология һәм санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве һәм төбәк операторлары белән килешүләр төзелмәве. Нәтиҗәдә, 2,053 миллион сумлык 150 административ штраф салынган, 183 кисәтү чыгарылган һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында гомуми суммасы 218,4 миллион сум тәшкил иткән 106 таләп куелган.

«Казанның Самосыр бистәсе янында законсыз чүплек ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы — 2,7 мең квадрат метрдан артык, табигатькә китерелгән зыян 14 миллион сумга бәяләнә. Хәзер чүплек юк ителде», — дип мисал китерде министрлык вәкиле.

Мондый очракларда иң авыры — закон бозучыны ачыклау, чөнки теге яки бу затның (юридик яки физик) табигатьне пычратуга катнашын дәлилләү җиңел түгел. «Хезмәттәшләрем бу эшне ахырына җиткерер һәм табигатьне пычратучыны табар дип өметләнәм», — диде Илнур Гобәйдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев