Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы
Ел саен язгы чорда янгын куркынычсызлы буенча җаваплы оешмаларның барлык көчләре янгыннарны кисәтү буенча чаралар үткәрүгә, янгын вакытында кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килү һәм үлем очракларын кисәтүгә юнәлдерелә.
Яз җитүгә янгын куркынычы күпкә арта, чөнки кар эреп беткәч, былтыргы кипкән үләннәр ачыла, ә яшел чирәм әле үсеп өлгермәгән була. Бу чорда янгын теләсә нинди ялгышлыклар аркасында килеп чыгарга мөмкин, әйтик, сүндерелмәгән тәмәке, кояш нуры белән җылытылган пыяла, коры үләнне махсус яндыру, территорияләрне җыештырганда чүп-чарны контрольсез яндыру һ.б.
Янгын чыгуга юл куймас өчен, саклык чараларын үтәргә кирәк:
- территорияне җыештырганда, чүп-чарны корылмалар янында яндырмагыз. Чүп-чар яндырыла торган урын алардан 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Артык коры һәм җилле көннәрдә чүп-чарны яндыру закон белән тыела;
- кипкән үләнне яндырмагыз, ул бик тиз янып китә. Ялкын җил ярдәмендә таралып, якындагы агачларга һәм корылмаларга күчәргә мөмкин, ә сез янгынны тиз генә сүндерә алмаячаксыз;
- биналар арасындагы юлларны һәм янгынга каршы аралыкларны төзелеш һәм башка янучан материаллар белән капламагыз, бу янгын сүндерү техникасы йөрүгә комачаулый.
Шәхси йортларда чүп-чарны контейнерга җыеп, махсус җиһазландырылган чүп мәйданчыгына алып китәргә кирәк, язгы һәм җәйге чорда йортыгызны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итү зарур (200 литрдан да ким булмаган сулы мичкә, чиләк, ком тутырылган тартма, көрәк һәм багор).
Әгәр сезнең йортыгыз янында чүп-чар яки коры үлән яна икән, утны мөстәкыйль рәвештә сүндереп карагыз - су, туфрак сибегез.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән «101» яки «112» телефоннары буенча янгын сакчылыгына хәбәр итегез, һәлакәт урынының адресын төгәл атагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев