Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ленинода якшәмбе мәктәбе эшли
Ленино авылындагы изге Димитрий Солунский исемендәге чиркәү каршында якшәмбе мәктәбе актив эшли, анда авыл балалары йөри.
-
Чыгарылыш кичәсе
12 июльдә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында эшче һөнәрләрен үзләштергән 44 чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырылган.
-
“Факел“ беренче сменаны озаткан һәм яңа сменаны көтә
“Факел“ да шәп ял иттек! Беренче сменада ял иткән 72 малай һәм кызның барысы да шулай диләр. Бик күңелле һәм вакыйгаларга бай булган өч атнаның узганын сизми дә калулары яхшы ич һәм бүген кич ул тантаналы шартларда ябылган.
-
Туган телне саклап
Телләрне саклау буенча ТР дәүләт программасы кысаларында уку елы дәвамында республикада укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 30 дан артык фәнни – практик конференцияләр һәм укулар, 25 тән артык республика, төбәкара, халыкара конкурслар үткәрелгән.
-
“Йолдызлы бал“
25 июньдә Яңа Чишмәдә район мәктәпләрен тәмамлаган 62 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен чыгарылыш балы булып узды.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары - отличниклар
Чыгарылыш сыйныф укучылары - отличниклар
-
“Хәтер сәгате“ үткәргәннәр
21 июньдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерындагы балалар белән “Без сезне исән килеш хәтерлибез“ дип аталган патриотик хәтер сәгате үткәргәннәр.
-
Шагыйрь илһам чишмәсе
6 июньдә Яңа Чишмәдәге мәдәният һәм ял паркында балалар өчен “Диңгез култыгы буенда“ (“У лукоморья“) дип исемләнгән шигырь бәйрәме булып узды.
-
Җәен балалар кайда һәм ничек ял итәчәк
1 июньнән Яңа Чишмә районында 274 бала өчен 16 мәктәп яны һәм 100 бала өчен 7 хезмәт һәм ял лагеры оештыру планлаштырыла.
-
“Гаҗәеп мәктәп еллары ...“
24 майда гимназиядән 30 чыгарылыш сыйныф укучысы (11 сыйныфлар) һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 41 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
“Сау бул инде, туган йортыбыз...“
Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәмен бар укучы да түземсезләнеп көтә. Тик әлеге аерылышу көне килеп җиткәч, балалар бөтенләй икенче хис кичерә: елмаюлары, карашлары моңсу, күзләре сагышлы, сүзләре җитди була. Әти-әниләре дә аларга карап уйга бата.
-
Иң яхшы яшь шоферларны ачыкладылар
Күптән түгел “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ ГБУ-ның Чистай бүлекчәсе Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалы укучылары арасында конкурс үткәрде.
-
Балигъ булмаганнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында искәрделәр
Яңа Чишмә прокуратурасы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очрашулар үткәрә.
-
Ата-аналар игътибарына
Халык күпләп ял итә торган урыннарда хокук тәртибен һәм гражданнарның җәмәгать куркынычсызлыгын, шулай ук халык күпләп ял итә торган урыннарда булган балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 2018 елның 1 маеннан 15 сентябренә чаклы Яңа Чишмә районы территориясендә “Курорт“ шартлы исеме белән план кертелгән.
-
Без куркынычсыз хәрәкәт өчен
12 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә "Имин тәгәрмәч - 2018" юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс булып узган. Җиңүче командаларга велосипедлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылган.