Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТР президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны «Беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итәргә тәкъдим итте
Татарстан Президенты 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искәртте.
-
«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк әзерләде!
Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч! Ул, һичшиксез, һәр баланың күңеленә хуш килер!
-
Бишкәккә сәфәр. Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда Президент, министрлар һәм татарлар белән очрашты
Татарстан Президенты Кыргызстанга эшлекле сәфәр кылды. Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә бу илнең Президенты Садыр Жапаров белән очрашты, министрлар белән фикер алышты, эшлекле форумда катнашты һәм милләттәшләребезнең хәлен белеште.
-
Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган
Әлеге эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
-
3 ноябрьдә Татарстанда «Зур этнографик диктант» акциясе старт ала
«Халыклар күп – ил бер генә!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
-
Алкоголь әйләнешен бозган өчен штрафлар күләме - 154 мең сум
2021 елның 9 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 16 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 4се ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә.
-
Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок ачылды
Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.
-
Татарстанда яллар 23 октябрьдән башланмаячак
Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка республикадагы эпидемиологик вәзгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар турында хәбәр итте.
-
Ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәкбез
Россиядә яшәүчеләр быел ноябрь аенда рәттән дүрт көн ял итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2 гыйнвар ялын 5 ноябрьгә күчергәнлектән, ял бер көнгә арткан.
-
Минзәләдә авиаһәлакәттә үлүчеләрнең мәетләре гаиләләренә тапшырылган, компенсацияләр түләнә башлаган
Минзәлә янында авиаһәлакәттә һәлак булганнарны тану процедурасы тәмамланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 16 мәетнең барысы да ачыкланган һәм һәлак булганнарның гаиләләренә тапшырылган.
-
Минзәләдәге авиаһәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләре 1 млн. сум акча алачак
11 октябрь көнне Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Кичә самолет төшкән Минзәләдә штаб киңәшмәсе вакытында тиешле йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.