Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.
-
«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда быел 3,2 мең хатын-кыз өстәмә белем алды
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән.
-
Видеоплатформалардагы балалар контентының татарчага тәрҗемә ителүен сорыйлар
Видеоплатформадагы балалар контентының татарчага тәрҗемә ителүен сорыйлар.
-
Татарстанда 2023 елда юл эшләренә илкүләм проект буенча 14,7 млрд сум бүленгән
Татарстанда 2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын финанслауның суммасы 14,7 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу максатка Россия бюджетыннан – 4,6 миллиард сум, республика бюджетыннан – 7,2 миллиард сум һәм алдан финанслау исәбенә 2,9 миллиард сум бүленгән.
-
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.
-
2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталын торак алуга тоткан
2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә — балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән.
-
Татарстанда алты министрлыкның максатлары өчен тавыш бирү дәвам итә
Татарстан Республикасында 2024 елга республика министрлыклары максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады
Татарстанның кайбер район хастаханәләре сырхауханәләрендә диагностика җиһазлары яңартылды. Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.
-
Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган
Быел Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең гектар мәйданда алып барылды. Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында катнаша. «Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый җыеннар безгә бик кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.
-
Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр
Татарстанда эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек укыту оештырылачак. Анда катнашучылар Россия һәм халыкара базарларда эшләү үзенчәлекләре буенча белемнәрен күтәрә алачак. Бушлай укыту Казандагы «Минем бизнес» үзәгендә узачак.
-
10 меңнән артык кеше «Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә катнашты
Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
-
Белгеч контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алыну тәртипләрен аңлатты
Патриотик марафон кысаларында контракт буенча хезмәт итү тәртипләрен Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков аңлатты.
-
Бүген Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон узачак
Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт ала. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
-
«Татарстан Геройлары» контракт буенча хәрби хезмәт турында беренче марафонны күрсәтә
Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда контракт буенча хезмәт итәргә теләүче гражданнарга ярдәм йөзеннән «Все СВОИ» патриотик акциясе башлана.