Апрельдә Яз үзе шигырь яза...
Яңа Чишмә районы «Бөреләр» әдәби берләшмәсеннән шигъри күчтәнәч.
Әллә Тукай бу фани дөньяга килгән һәм бакыйга киткән ай булгангамы, әллә инде табигатьнең гаҗәеп матур төсмерләргә кереп төрләнгәнен күргәнгәме, апрель ае күңелгә шигырь булып керә. Нәкъ бу айда бөреләр тулыша, ачыла, кояшка үрелә... Яңа Чишмә районында каләм тибрәтүче шигъри күңелле якташларыбыз күңелендә дә тулыша ул хис бөреләре. Юкка гына безнең районда оешкан әдәби берләшмә дә «Бөреләр» дип аталмыйдыр. Ул – алга таба тагын да матуррак, зуррак, камилрәк, соклангычрак үзгәрешләргә ишарә. Бүген исә укучыларыбыз игътибарына «Бөреләр»дән шигъри күчтәнәч тәкъдим итәбез.
Минниса Нәбиуллина
Яшәр өчен
Һәр таныш та иптәш түгел,
Һәр әйткән сүз киңәш түгел.
Һәрбер әче миләш түгел,
Һәр дустың да сердәш түгел.
Һәр сары да алтын түгел,
Бер балаң да артык түгел.
Зур бәхетләр көтә күңел,
Тик һәркемгә тигез түгел.
Һәрбер ялгыш язмыш түгел,
Тик язмыштан калмыш түгел.
Һәрбер әче борыч түгел,
Һәрбер үткен кылыч түгел.
Һәр мактанган тырыш түгел,
Ялгыз яшәү тормыш түгел.
Һәрбер сулык диңгез түгел,
Нигә дөнья тигез түгел.
Ала карга лачын булмый,
Тәкъдирләрдән качып булмый.
Комнан өйләр корып булмый,
Эшләмичә торып булмый.
Яшәр өчен эш кирәк,
Эшләр өчен көч кирәк.
Кеше – язган хәреф түгел
Күңелемдә төер булып
Бер сорау тора:
Адәм баласы дөньяга
Ни өчен туа?
Туганда бәләкәй бала
Күп елый, көлми.
Нигә дөньяга килгәнен
Үзе дә белми.
Язмыш баланы үстерә
Иләктән иләп.
Баланы кеше итәргә
Зур акыл кирәк.
ҮЗеңне корбан итәсең
Аңа багышлап.
Язмышны төзәтеп булмый
Яңадан башлап.
Кеше- язган хәреф түгел,
Төзәтү авыр.
Яшьтән алган тәрбиясе
Гомергә калыр.
Тырыш булса, белем алса,
Ул үзенә юл табыр.
Җирдә эзләре калыр.
Миләүшә Халикова
Чишмәләргә төштем әле
Чишмәләргә төштем әле,
Чишмә суын татыдым.
Балачакка кире кайтып,
Тау, болыннар айкадым.
Камышлары никтер миңа
Картайгандай күренә.
Акъярымның ак ярына
Хәзер баскыч үрелә.
Ә мин әнә күңелемнән
Баскычсыз гына менә.
Хыялымда ярда йөргән
Кечкенә кызны күрәм.
Үрмәләве күңелле ич,
Хыял гына булса да.
Сезнең алда таяк белән
Берәү басып торса да.
Фәрдәнә Галимова, Шахмай авылы
Яралының йөрәк ярасына...
Яралының йөрәк ярасына
Бирә алсам иде сихәтне.
Өзгәләнгән җанга биреп булса,
Тынычлыкны, йомшак хәләтне...
Сырхауларга дәва биреп булса,
Сусауларны басып су белән,
Мең авырудан шифа булыр иде,
Изгелектән булыр, мин беләм...
Бәлалардан коткаралсак иде
Хафаларга төшкән кешене.
Изгелектә уңар иде эшләр,
Игелектә үткәр эшеңне...
Һәр изгелек, күркәм һәр халәтең
Баса алса иде борчуны...
Җир йөзендә изге бәндәләрең
Җиңә алса иде бу шомны…
Рәҗибә Харисова, Яңа Чишмә
Нәүрүз сылу әмере
Кар өстеннән җил малае
Йөгереп узды,
Бар җиһанга җылы, назлы
Кулын сузды.
Назларыннан кар өсләре
Көпшәкләнде,
Көмеш ука җепселләрдән
Челтәрләнде.
Челтер-челтер акты карның
Гөрләвеге,
Шат елмаеп, Нәүрүзкәйнең
Килгән мәле.
Канатларын, һай, талдырып
Кайта кошлар,
Һич теләми елый-елый
Уза кышлар.
Боз сөңгесе очларыннан
Тама тамчы,
Кышны җәлләп елаулары -
“Китмә, калчы”.
Нәүрүз сылу сөнгеләрне
Сыйпап узды,
Хуҗа икәнен белдереп
Әмер сузды.
-Кошлар кайтып агачларга
Оя корсын,
Сайраулардан бар табигать
Моңга тулсын.
Агачлар да яшел ефәк
Күлмәк кисен,
Алтын-сары бөртекләр дә
Җиргә иңсен.
Һәр фасылның үз вакыты
Үз урыны,
Бу яз кызы - Нәүрүз Сылу
Боерыгы.
Кеше хәлен кеше беләме?
Әкрен генә атлап барышым,
Аяк тавышында сагышым.
Үз-үземә сорау бирәмен,
Кайда димен, минем ялгышым?
Үз-үземә сорау бирәмен,
Ялгыз хәлен парлы беләме?
Бәхетсезне бәхет күрәме?
Хәлең ничек синең, дияме?
Үз-үземә сорау бирәмен,
Гарип хәлен таза беләме?
Сырхауларны исән күрәме?
Хәлең ничек синең, дияме?
Үз-үземә сорау бирәмен,
Күрше хәлен күрше беләме?
Ана күңелен бала күрәме?
Хәлең ничек, анам, дияме?
Әкрен генә атлап барамын,
Тирә-якка караш саламын.
Битарафлык күзгә чагыла –
Бу заманга хәйран каламын.
Гөлшат Нуриева
Килә назлы язлар
Кышлар узып, ямьле язлар җитә,
Күр, табигать ничек яңара!
Кар астында яткан бар тереклек
Кояш яктысына юл яра.
Салкын карлар, гөрләвекләр ясап,
Саубуллашып агып китәрләр.
Чит жирләргә киткән кошларыбыз
Ераклардан кайтып җитәрләр.
Кояш иртүк күктән көлеп карый,
Хәбәр бирә язлар җиткәнен.
Сөю-сәгадәт, шатлык алып килсен,
Мәхәббәтле булсын сөйгәнең!
Язларыбыз һәрчак назлы булсын!
Аяз торсын безнең күгебез.
Язмышларга төргән бәхетләрне,
Без, кешеләр, яулыйк үзебез.
Мишәр халкыма
Чыдам гөл ул, кыраулардан
Курка белмәс хризантем.
Кар өстендә учак яга
Чәчәктәй мишәр халкым.
Бәреп әйтә, туры сүзле,
Кайчак буладыр каты.
Әйтеп сала үз фикерен –
Турылык – бер сыйфаты.
Диндә дә күпкә алдыра,
Тормышына ямь өстәп.
Мәчетләрдә алдан йөри,
Аңа кушмыйлар өстән.
Ак яулыклы акъәбиләр
Тапшыра бар йоласын
Оныкларга бу дөньяның
Күреп барлык чарасын.
Динен дә мишәр нык тота
Яшәсә дә кай җирдә.
Кама аръягы, Нижгармы,
Яки Ульян-Сембердә.
Тел үзгәртми, каты итеп
Яңгыратып хәрефен.
Әпәйгә бал, каймак ягып
Эчә чем-кара чәен.
Мишәремнең горурлыгы
Акыллы, чибәр кызлар.
Ана телен мирас итеп
Алыр бала-оныклар.
Тынгысыз да, бик уңган да
Мишәрнең ир-егете.
Ызба тышыннан күренә
Хуҗасының кемлеге.
Шулай яшик, оҗмах телик
Барча дус-иш, кардәшкә.
Кар астында чәчкә аткан
Ошыйк чыдам чәчәккә!
Лидия Шакирова, Әдәмсә авылы
Туган телем
Туган телем минем – Тукай теле,
Ана сөте белән күчкән ул.
Әкиятләре, шигырьләре белән
Күңел түренә дә кергән ул.
Кыска гына булган гомерендә
Күпме авырлыклар кичергән.
Ишетелә аның җан авазы
Ерак гасырларның эченнән.
“Шүрәле”се, “Пар ат”лары аның
Бик күп еллар инде саклана.
Күңелендә булган көй-моңнарны
“Туган тел”дән башлый һәр бала.
Бөек Тукаебыз безнең белән,
Бер гасырдан артык үтсә дә.
Буыннардан-буыннарга күчә
Үрнәк булып безнең көндә дә.
Татар телем минем – туган телем,
Татар диеп тибә йөрәгем.
Тукай һәрчак өлге булып тора,
Горурлыгы безнең милләтнең.
Асия Раузетдинова, Чаллы Башы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев