Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Шигърият

Чаллы Башы авылыннан Сәгадәт Мөхәммәтҗанова шигырьләре

УЛЫМА

Урындыкка утырып улым,

Нидер уйлап утыра.

Аңладым аның уйларын -

Әтисен искә төшерә.

Озак уйный алмады.

Бәхетле бала чагын

Ятимлек чолгап алды.

Ана назы белән бергә

Ата назы да кирәк.

Әтисенең җилкәсендә

Үсү насыйп булмады.

Ятим итмәм, балам, сине

Бар назымны жәлләмәм,

Әмма әтиең кебек сине

Күкләргә чөя алмам.

********************************

Бәетләрдә җан авазы

ТАШЛАП КИТТЕҢ БЕЗНЕ МӘҢГЕГӘ

Парлап кына матур яшәгәндә

Килеп кайгы өемә,

Хәлемне дә сорамады

Утырды  ул түремә.

Сорамады ничек яшисез дип,

Сорамады тормыш турында,

Сорамады балаларың бармы диеп,

Сорамады үзем турында.

Шундый матур тормыш сукмагыннан

Чөкердәшеп гомер иткәндә,

Кайгы килеп төште башларыма

Ялгыз калдым, парсыз калдым

Йөрәгемнән кайнар яшь тама.

Нигә шулай язмыш рәхимсез син,

Нигә шундый язмыш яздың син?

Яшәмичә гүр иясе булды

38 яшен тутырып.

Кайгы йөри адәм башыннан шул,

Килешәмен шушы сүз белән.

Мин күрәсе хәсрәт кемгә килсен

Килмәсен ул башка беркемгә.

Өй түремдә соңгы шәмем сүнде,

Аерылдык мәңге-мәңгегә.

Син минеке, мин синеке булып

Яшәүләрдә өмет калмады.

Безнең тормыш зая узмады бит,

Өч баламны бүләк иттең син.

Янган йөрәкләрне сыкратып,

Кара гүргә кереп яттың син.

Өмет чаткыларым сүнде инде,

Якты көннәр калды өзелеп.

Оҗмах җимешләре насыйп булсын

Җәннәтләргә кереп ялың ит.

Ташлап киттең безне мәңгелеккә,

Мөлдерәмә күздән яшь тама.

Синсез яшәү - яшәү төсле түгел,

Аңлый алмый аны берәү дә.

Нигә шулай авыр аерылышу,

Йөрәк сыкрый, өзелә үзәгем.

Балаларым өчен генә диеп,

Яшимен мин хәзер, Ходаем.


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев