Мәдәният бүген, иртәгә һәм һәрвакыт чәчәк атсын
25 март — Мәдәният хезмәткәре көне
АНЫҢ МАКСАТЫ — БАЛАЛАРНЫҢ КУЛЬТУРАСЫН КҮТӘРҮ
Юлия Михайлова Яр Чаллы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, югары белемне педагог-психолог һөнәре буенча ала.
Нәкъ менә шушы һөнәр буенча озак эшләмәсә дә, гаилә шартлары аркасында Яңа Чишмәгә күченә. Биредә район хакимиятендә хезмәт эшчәнлеген башлый, ләкин кызы тугач, үз һөнәренә — балалар белән эшләүгә алына. Өстәмә һөнәри белем бирү институтында библиограф һөнәре буенча яңадан әзерлек һәм квалификацияне күтәрү курсларын уза.
Менә инде 10 ел Юлия Михайлова — район балалар китапханәсендә әйдәп баручы китапханәче.
ҮКС директоры Светлана Мартышова аны югары профессиональ белгеч буларак билгеләп үтә.
«Юлия Александровна теләсә кайсы яшьтәге китап укучылар белән уртак телне җиңел таба, яшь буынны китап укуга оста җәлеп итә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, „Кайгырту“ ХСХКҮ, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат — йорт белән эшне координацияли. Эштәге хезмәттәшләре белән бергә югары һөнәри дәрәҗәдә, актуальлек һәм нәтиҗәлелек белән аерылып торган мәдәни — массакүләм чаралар үткәрә. Юлия грант проектлары өстендә эш төркеме составына керә. Без „Иң яхшы мәдәният учреждениесе“ конкурсында 100 мең сум грант алдык».
«Башта мин китапханәченең эше — тыныч залда, укучылар килүен көтеп, бертөрле эш вакытын үткәрү, кирәкле китап эзләп китап киштәләрендә казыну кебек, дип уйлый идем (балачагым һәм яшьлегемдәге кебек). Ләкин эш белән тирәнтен танышкач, бу бик киң һәм тирән эшчәнлек кыры (бигрәк тә балалар белән) икәнлеген аңладым. Һәм менә монда миңа психолог һөнәре бик тә кирәк булды. Бүгенгесе көндә безнең төп контингент — 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм безнең бурыч — басмаларны укуга мәхәббәт булдыру. Нәшрияттә дә шуңа омтылалар: алар тышлыкларны, рәсемнәрне ачык, матур, мавыктыргыч итеп бастыралар, ә авторлар исә уңай һәм, хәтта тискәре геройлар белән, әмма балалар психикасын саклаучы эчтәлекле текстлар язалар. Балалар китаплар укырга тартылсыннар өчен мәҗбүри презентацияле китап күргәзмәләре дә, рольле укулар да, нәфис сүз дә, шулай ук мәктәп программасы буенча әдәбият өйрәнүче укучылар өчен күңел ачу гына түгел, танып белү максаты да булган әсәрләр буенча инсценировкалар куябыз, конкурслар, мастер-класслар үткәрәбез, балалар белән „Пушкин картасы“ буенча эшлибез».
Юлия үзе эшләгән вакытта бик күп балаларны уку культурасына җәлеп итә, алар арасында аның 11 яшьлек кызы Валерия дә бар. Ул берничә тапкыр төрле конкурсларда катнаша, районда үткән шигырь укучылар конкурсында, «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика конкурсында да җиңүче була. Валерия кебек кызыксынучан балалар саны елдан-ел арта бара. Һәм бу бик тә сөендерә, чөнки мәдәният — кеше һәм буыннар үзаңын формалаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев