Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

11 февральдә авыл җирлекләре арасында волейбол ярышларының муниципаль этабы узды (фоторепортаж)

Җиңүче кубогы өчен сигез ир-ат командасы һәм өч хатын-кыз командасы көрәште.

Җиңүче кубогы өчен сигез ир-ат һәм өч хатын-кыз командалары көрәште.

Волейболчыларны Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм спорт мәктәбе тренеры Валерий Кузнецов сәламләделәр.

Җирәбәдән соң уеннар таблицасында командаларның номерлары билгеләнде. Хатын-кызлар командалары арасында волейбол кырына беренчеләрдән булып Черемухово авылы командасы һәм Яңа Чишмә авылының 1 нче номерлы командасы чыкты.

Әлеге очрашуның лидерлары өченче сеттан соң гына билгеләнде. Бу - 2:1 исәбе белән җиңгән Черемухово кызлары.  Һәм шул вакытта уенга Яңа Чишмәнең 2 нче номерлы командасы кушылды.

Урта мәктәп һәм гимназиянең өлкән сыйныф укучыларыннан торган команда башта өлкән авылдашларын, аннары Черемухово Бистәсе командасын артта калдырып, ярышларда җиңү яулады.

Башка якта  беренчелек өчен ир-ат командалары көрәште: беренче уен Зирекле командасы һәм Чаллы Башы авылының 1 нче номерлы командасы арасында узды. Чаллы Башы командасы җиңү яулады.

Ленино авыл җирлеге командасы Чаллы Башы авылының 2 нче номерлы командасын җиңде.

Акъяр һәм Яңа Чишмә командаларының очрашуы Яңа Чишмә командасының җиңүе белән тәмамланды.

Красный Октябрь командасы Әдәмсә волейболчыларына оттырды.

Аннана соң беренче уеннарда җиңгән командалар призлы урыннар өчен көч сынаштылар.

Сет артыннан сет - уеннар кичке сәгать алтылар тирәсендә генә тәмамланды.

Уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

1 урында - 1 нче номерлы Чаллы Башы командасы;

2 урында - Ленино авыл җирлеге командасы;

3 урында - Әдәмсә авыл җирлеге командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев