Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

3 ноябрьдә Яңа Чишмәдә СВОда һәлак булган якташлар истәлегенә волейбол буенча матч оештырылган

Чарада Яңа Чишмә урта мәктәбе, Петропавел мәктәбе, Яңа Чишмә гимназиясе командалары катнашкан.

Командалар очрашуы бер минутлык тынлык, Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравыннан башланып киткән. 

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урында - Яңа Чишмә урта мәктәбе командасы
2 урында - Яңа Чишмә гимназиясе командасы 
3 урында - Петропавел мәктәбе командасы

Барлык балаларга медальләр һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылган. Бүгенгесе көндә СВОда катнашучы Олег Храмов гаиләсе чараның иганәчесе булган; Сергей һәм Евгения Конанеровлар гаиләсе дә уенны оештыруда иганә ярдәме күрсәткән.

 С. Н. Ерохин матчның судьясы булган, медицина ярдәмен Ю. О. Финагентова тәэмин иткән.

Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә бу мөһим вакыйгада ярдәм күрсәткәннәре һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев