Әниләр һәм кызлар
Тиздән хатын-кызлар көне — 8 Март бәйрәме килеп җитәчәк. Бу язгы бәйрәм алдыннан «Олимп» УСЗда «Әниләр һәм кызлар» дип аталган спорт-күңел ачу чарасы узган.
Чарада 6 әни һәм аларның кызлары катнашкан. Биремнәр җиңел булмаган, әмма әниләр һәм кызлар барлык биремнәрне тиз һәм бердәм үтәгәннәр.
Гаиләләргә спорт һәм интеллектуаль 6 ярышта көч сынашырга туры килгән, балалар, хәтта аш та пешергәннәр.
Һәм барысы да биремнәрне бик яхшы үтәгән. Димәк, һәр кыз үз әнисе янәшәсендә һәм өйдә төп ярдәмче булып тора.
Чара ахырында һәр гаиләгә номинацияләр буенча грамоталар һәм бүләкләр тапшырылган, Беренчеләр хәрәкәте активистлары әниләргә үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иткәннәр. Шулай ук яшьләр эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре гаиләләрне бәйрәм белән котлаганнар.
Безнең президент Владимир Владимирович Путин 2024 елны Гаилә елы дип юкка гына игълан итмәгән. Чөнки гаилә — ул һәр кешенең иң зур терәге, иң кадерлесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев