Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балалар проектлары конкурсы игълан ителгән

Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләячәкләр.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы 5-7 сыйныф укучылары арасында балалар проектлары конкурсы үткәрә.
Конкурс Татарстан Республикасы халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәреләчәк.
Муниципаль этап 2023 елның 10 апреленнән алып 15 маена кадәр узачак.
Конкурс эшләренең тематикасы:
- компьютер рәсемнәре (плакатлар);
 -компьютер анимацияләре - компьютер ярдәмендә булдырылган мультипликацион роликлар яки реалистик рәвештә хәрәкәт итүче сурәтләр.
 Эшләрне компьютерда рәсем һәм анимация ясау өчен теләсә нинди программаларны кулланып ясап була.
Эшләрне dussh.olimp@yandex.ru электрон адресы буенча юллагыз.
Муниципаль конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч рәсем һәм иң яхшы өч анимация оештыру комитетына 17-31 майда узачак республика этабында катнашу өчен тапшырылачак.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев