Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең боксчылар - спорт мастерлыгына кандидат

10 декабрьдән 14 енә чаклы Ижевск шәһәрендә бокс буенча "Хәтер" дип аталган Бөтенрәсәй турниры үтте, анда Рәсәйнең 7 төбәгеннән җыелган 100 дән артык спортчы катнашты.

Безнең район данын игезәк ир-туганнар Арут белән Роберт Арутюняннар яклады(алар Яңа Чишмә гимназиясенең 11 сыйныфында укыйлар). Боксчылар көрәше барышында Арут белән Роберт икесе дә үз авырлык категориясендә (56 һәм 60 кг га чаклы) титуллы боксчылар, шул исәптән спорт мастерлыгына кандидатларны җиңүгә ирештеләр. Бу җиңү аларга спорт мастерлыгы кандидаты нормаларын үтәргә мөмкинлек бирде.
Егетләрне Леонид Шабалин өйрәтә, остазның осталыгы һәм таланты егетләргә шундый югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән. Яшь боксчыларны матур нәтиҗәләре белән котлап, яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез. Шулай ук район бокс федерациясе рәисе Алексей Трондинга безнең районда боксны үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X