Спорт
Безнең боксчылар Татарстан чемпионнары булдылар
Февраль азагында 5 көн дәвамында Казанда укучыларның 11 нче спартакиадасы исәбенә бокс буенча Татарстан чемпионаты узды.
Ярышларда республикабыз районнарыннан барлыгы 150дән артык спортчы катнашты. Тренер Леонид Шабалин җитәкләгән 4 спортчыдан торган безнең район командасы бик шәп нәтиҗә күрсәтте.
Биш көн барган киеренке көрәштә безнең егетләр: Александр Скоков һәм Раил Сөләйманов бокс буенча танылган разрядлы спортчыларны җиңә алдылар һәм үз авырлык категорияләрендә лаеклы рәвештә беренче урынны яуладылар.
Илья Карпов исә команда исәбен арттырып бронза медаль яулады. Призлы урыннар яулаучылар медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
Без егетләрне һәм аларның тренерларын уңышлары белән котлап, 2017 елның 10-16 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә узачак ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
Рәсемдә: Татарстан чемпионнары Александр Скоков, Раил Сөләйманов һәм өченче урын иясе Илья Карпов тренерлары Леонид Шабалин белән. Азат Мусин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев