Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең көрәшче Ташкенттан көмеш медаль белән кайткан

24-25 июльдә Үзбәкстан башкаласында 10 илдән көрәшчеләр катнашында билбау көрәше буенча “Алтын билбау“ халыкара турнир булып үткән.


Ярышларда Россия данын безнең  якташыбыз, Россиянең спорт мастеры, берничә тапкыр Сабантуйлар батыры Чертуштан Булат Мусин яклады.
100 килограммга чаклы авырлык үлчәмендә 18 спортчы катнашкан. Безнең Булат лаеклы чыгыш ясаган һәм финалда, Үзбәкстан көрәшчесеннән генә калышып, мактаулы икенче урынны яулаган. Ул көмеш медаль, Мактау грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләнгән.
Россия  көрәшчеләрен Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов озата барган.
Нәтиҗәдә 1 урынны Үзбәкстан командасы яулаган, 2 урында - Россия, 3 урында - Кыргызстан.
Шәп чыгыш ясавы белән Булатны котлыйбыз һәм аңа яңа җиңүләр телибез.
Р. S. Ташкентта Булатны күңелле сюрприз көткән. Ул Ташкентта яшәүче туганнары белән очрашкан. Атап әйткәндә, Булат әтисенең туганы  Мәстүрә апаны һәм аның улы Ибраһимны беренче тапкыр күргән (Мәстүрә апаның әтисе Исмәгыйль абый Мусин үткән гасыр урталарында Тат. Волчья авылыннан (хәзер Акбүре) Ташкентка киткән була).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев