Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Спорт

Безнең кызлар Бөтенрәсәй ярышларына барачак

27 гыйнварда Минзәләдә кече һәм өлкән сыйныф укучылары арасында гер спорты буенча ТР Беренчелеге булып узган.

Ярышлар 7-12 февральдә Ярослав өлкәсе Рыбинск шәһәрендә үтәчәк Бөтенрәсәй ярышларында республика данын яклаячак җыелма команда туплау өчен иң көчле спортчыларны ачыклау максатында үткәрелгән.
Яңа Чишмә районыннан ТР беренчелегендә Тубылгы Тау һәм Зирекле авылларыннан кызлар катнашкан. Киеренке көрәштән соң Хөсәенова Рәмизә, Габетдинова Камилә, Вәлиева Алсу 1 урыннар яулаганнар.
Бухарова Лиана, Хатыйпова Алия - 2, Кәримова Гөлназ 3 урында. Әлеге спортчы кызларның барысы да тәҗрибәле, титуллы, Республика беренчелекләрендә һәм турнирларда берничә тапкыр җиңү һәм призлы урыннар яулаучылар.
- Гер спорты буенча ярышларда катнашучы кызлар саны һәрдаим артып тора. Нәтиҗәләр дә яхшыра, - ди Тубылгы Тау мәктәбенең физкультура укытучысы, гер спорты буенча тренер, 1 республика категорияле хөкемдар Ринат Гатин. - Кызларның барысы да соңгы минутка (10 минутка) - "Стоп!" командасына кадәр эшләделәр. Нәтиҗәләр дә югары, рәсәйнекенә якын. Якын көннәрдә Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кем һәм нинди авырлык категорияләрендә кертелүе мәгълүм булачак. Аларга ныклы исәнлек, җиңүгә ихтыяр көче, уңышлар, югары нәтиҗәләр телибез. Безне игътибарсыз калдырмаулары һәм төрле яклап ярдәм итәргә тырышулары өчен яшьләр эшләре бүлегенә һәм район җитәкчелегенә мин бик рәхмәтле, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев