Безнекеләр өчен җан атабыз
10 ноябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында «Рубин» һәм «Краснодар» футбол клублары арасында матч узган.
Әлеге матчны 98 райондашыбыз карый алган. «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Рубин» футбол клубы ярдәмендә транспорт һәм бушлай билетлар бирү оештырылган.
Матч бик мавыктыргыч узган, балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары безнең команда өчен җан атканнар. Матч ничья белән тәмамланган.
«Рубин» футбол клубына безгә мондый мөмкинлекләр булдырулары өчен рәхмәт», - дип яза «Беренчеләр хәрәкәте» лидеры Таңсылу Сабитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев