8 декабрьдән 11 енә кадәр Пермьдә "Красава" спорт комплексында көрәш буенча Россия чемпионаты булып үтте. Быел чемпионатта илнең 30 төбәгеннән көрәшчеләр катнашкан.
Россия чемпионы титулына 160 атлет көч сынашкан. Алар 9 авырлык үлчәмендә бил алышкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чемпионатта катнашучылар арасында байтак кына танылган көрәшчеләр булган: дөнья чемпионы Артур Зөлкәрнәев (Башкортостан), Марат Купкенов (Чувашия), дөнья Кубогы иясе Булат Мусин (Татарстан).
Безнең якташыбыз, Чертуш авылында туып үскән Булат Мусин Россия чемпионатларында икенче ел рәттән 90 кг авырлык категориясендә җиңү яулый.
Булат Казанда яши, әмма 2017 ел чемпионатында ул безнең район исеменнән чыгыш ясаган.
Шимбә, 16 декабрьдә, Булат Яңа Чишмәдә булды һәм без аны җиңүе белән котлау, шулай ук аңардан кыска гына интервью алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык. Әңгәмә барышында шунысы да ачыкланды, аңа 23 яшь, өйләнмәгән һәм әле 2018 елда да гаилә кору нияте юк.
- Ә алдагы елга планнарың нинди?
- Мин Көрәш сараенда тренер булып эшлим, яшь көрәшчеләр тәрбиялим. Һәм, әлбәттә инде, мин, тренер буларак, аларның да спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телим.
Якын араларга шәхси пландагыга килгәндә - Россиянең атказанган спорт мастеры исемен алу, шулай ук 2018 ел дөнья чемпионатында оту.
- Булат, син ничә яшьтән спорт белән шөгыльләнәсең һәм спортның нәкъ менә әлеге төренә сиңа кем юнәлеш бирде?
- Бала чактан ук әти миңа спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләде, ә көрәшкә юлламаны миңа Шахмай мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов бирде, аларның икесенә дә мин бик рәхмәтле.
- Уңышлар сиңа, Булат! Һәм яңа 2018 ел планнарыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирсен.
Яңа Чишмә районы Көрәш федерациясе рәисе Шәүкәт Госсаметдинов, хәзергесе вакытта спортның бу төрендә 90 кг авырлыкта Булатка көндәш булырдай көрәшчеләр Татарстанда да, Россиядә дә, дөньяда да юк дип, якташыбыз турында горурланып сөйләде.
Ә бу сүзләрне исбатлаучы дәлил булып Булат Мусин тарафыннан быел җәй откан дөнья Кубогы тора.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев