Спорт
Булдырасың, Рифат!
26 ноябрьдә Биектау авылында СССР һәм РСФСР-ның спорт мастеры Т.Г. Биккениев истәлегенә багышланган гер спорты буенча ачык республика ярышлары булып үтте. Аннан безнең гер күтәрүчеләр алтын медаль белән кайттылар.
Ярышларда Татарстаннан, Чувашстаннан, Самара һәм Ульяннан 100 дән артык спортчы катнашкан. Кызлар һәм хатын-кызлар абсолют авырлык категориясендә чыгыш ясаганнар. 5 кешедән торган Яңа Чишмә районының җыелма командасы да читтә калмаган. Кечкенә сыйныф укучылары арасында 48 кг-га чаклы авырлык категориясендә 1 нче разрядлы спортчы (тренеры - Ринат Гатин) Тубылгы Таудан Рифат Әбдрәфыйков 1 урынны яулаган. "Булдырасың, Рифат!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев