Быел «Россия чаңгы юлы - 2023» аеруча киеренке узды
18 февральдә яңачишмәлеләр Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвеше акциясенә кушылды.
Быел «Россия чаңгы юлы - 2023» аеруча киеренке узды
18 февральдә яңачишмәлеләр Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвеше акциясенә кушылды
Ольга Иванова
Массакүләм стартлар буласы көнне һава торышы искиткеч матур иде: җиңелчә генә суык, якты кышкы кояш. Сәгать тугызлар тирәсенә «Сосновка» чаңгы базасы янына чаңгы узышларын яратучылар җыелды. Чаңгы, таяк һәм старт номерыннан тыш, һәр катнашучыга бүләккә спорт шапкасы тапшырылды. Россия триколоры төсләрендәге һәм «Россия чаңгы юлы -2023» логотибы төшерелгән спорт баш киеме чарага бәйрәм төсе өстәде.
Чаңгы спортын яратучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде, аннары ярышлар башланды. Ниһаять, дистанцияләрне яңгыраттылар. 3 километрлы иң озын араны 9-11 сыйныф укучыларына һәм 19 яшьтән 39 яшькә кадәрге ир-атларга билгеләделәр. 18-39 яшьлек хатын-кызлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар бер километрга азрак йөгерделәр. Бер түгәрәк, яки километр араны 40 һәм аннан да олырак хатын-кызлар узды.
Старт бирелү белән ярышлар киеренке барды, вакыт-вакыт егылулар да, хәтта җәрәхәтләр дә булды, әмма, бәхеткә, җиңелчә генә. Табиблар үз вакытында ярдәм күрсәтеп, үз вазыйфаларында булдылар.
«Өлкәннәр» дистанциясен - 1 километр араны иң яшь катнашучылар - 6 яшьлек Глеб Порецкий һәм Алия Хәйретдиновалар узды. Аларны финишта тагы да көч бирүче дәртләндергеч кычкырулар, алкышлар белән каршы алдылар. Бу аларның зур ярышларда беренче тәҗрибәсе. Үз ихтыярлары һәм көчләренә ышанулары өчен аларны медальләр һәм призлар белән бүләкләделәр.
- Алдагы атнада кызым ярышларга әзерләнде, - ди Алиянең әнисе Алсу. - Көн саен чаңгыда бер километрдан да ким йөрмәде. Һәм, күрәсез, тырышлыгы бушка булмады!
- Бүген Глеб беренче тапкыр олылар чаңгы юлына басты. Бераз йөреп алгач, шунда ук стартка кушылды. Дистанцияне узып китүеннән бик канәгать һәм моның өчен бүләккә ия булды, - ди әнисе Татьяна.
Чаллы Башыннан 47 яшьлек Мәдинә Гавришева белән ярышлар башланыр алдыннан Вячеслав Козлов таныштырды. Ул машина белән сыер саву операторы булып эшли, аның исемен районның иң яхшы терлекчеләре исемлегендә очратырга мөмкин.
- Ул бүген иртән торып, фермадагы 77 сыерын саугач, өенә кайткан һәм тиз арада «Сосновка» базасына килгән. Менә шундыйлардан үрнәк алырга кирәк. Смартфоннарда һәм гаджетларда утырмагыз, актив ял итегез, спорт белән шөгыльләнегез. Бу бит үзе сәламәтлек, төз гәүдә һәм матурлык!
Мәдинә атнага бер-ике тапкыр, хуҗалык эшләрен тәмамлагач, чаңгыда йөрүе хакында сөйләде. Ул спортны ярата, күптән түгел киез итекләр киеп, хоккей турнирында катнашкан, 23 февральнең тизрәк җитүен көтә: Чаллы Башында волейбол буенча турнир планлаштырылган. Чаңгыда йөрүне мәктәптән үк ярата, аның өч баласы да чаңгыда йөриләр икән. Кызлары шәһәрдә яши һәм массакүләм стартларда даими катнашалар. «Улым күптән түгел авылдагы узышларда 2 нче урынны алды», - ди. Мәдинә үзе «Россия чаңгы юлы»нда 3 нче урынны яулады.
Бу узышларда берничә тапкыр җиңүче һәм призер булган Гөлнур Адиева («Солнышко» балалар бакчасы): «Ярышларны ел буе көттем, әмма «көмеш» медаль дә начар түгел», - ди.
Өлкән сыйныф укучылары да сынатмады (алдагы көнне 5-8 сыйныфлар ярышкан иде). Беренче һәм икенче урыннарны гимназиячеләр - Вадим Попков һәм Фатих Шәрәфиев алды, өченче урында - Зирекле лицее укучысы Инсаф Миначев.
Район үзәк хастаханәсеннән табиб Батуриннар гаиләсе икеләтә җиңүгә иреште: Елена - 1 км-га хатын - кызлар дистанциясендә, Александр - ир-атлар дистанциясендә (2 км) беренче булдылар. Елена Батурина быел чаңгыда икенче тапкыр йөрүен, ә мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнашуын әйтте. Ә Удмуртиядә (районга алар ире белән шуннан килделәр), бигрәк тә студент елларында чаңгыда еш йөргән.
Александр үзенең бүгенге узышта көндәше Иван Сергеев белән киеренке көрәштә җиңү яулады. Соңгы 20 метр дистанциядә алар бертигез бардылар. Барысын да соңгы метр хәл итте: Александр җиңде. Өченче булып Илдар Фәйзуллин килде. Шул ук көрәш өлкән сыйныф укучылары арасында да киеренке барды. Алар барысы да бергә диярлек финиш сызыгына якынлашкач, егылып, бер-берсе өстенә өелештеләр...
«Бу шундый адреналин! Сүз белән генә әйтеп, аңлатып булмый аны!», - ди фиништан соң Архангел Бистәсеннән 40 һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында узган ярышта катнашучы Валентина Стрелова. Пенсионер ханым дусты Вера Новикова белән килгән. Валентина үз авылында чаңгы ярышларында актив катнаша икән. Мәктәптә укыганда призлы урыннар яулаган. Ә узган ел үзенең чемпион статусын раслаган: укучылар белән ярышта 3 нче урынны яулаган. «Иң яшь катнашучы кебек», - ди ул көлеп. Минем өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, диде ул.
Менә җиңүчеләр һәм призерларның исемнәре: 18-39 яшьлек чаңгычылар: 3 урын - Надежда Имарова һәм Марат Мурасов; 2 урын - Надежда Дунаева һәм Виктор Мякишев, 1 урында - Максим Пузиков һәм Марина Былинкина.
9-11 сыйныф кызлары: Исмаилова Камилә - 1 урын, Әхмәтшина Айсылу -икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев