Чуаш Чабаксарында футбол буенча турнир узган
Владимир Михайлович Удиряков истәлегенә багышланган, ел саен үткәрелә торган футбол буенча 14 нче турнирда 6 команда катнашкан.
Шуларның 2се — Чуаш Чабаксары һәм Яңа Чишмә районыннан («Лидер» һәм «Лидер-2»), икесе Аксубай районы Илдирәк авылыннан («Сокол» һәм «Илдирәк») иде, шулай ук Чистай районыннан «Ишалькино» һәм Аксубай районыннан «Савгачево» командалары да катнашкан.
Футбол буенча турнир нәтиҗәсендә, беренче урынны Аксубай районыннан «Сокол» командасы алган. Әлеге команда инде 4 ел рәттән беренче урында, ә бу бит искиткеч казаныш. Икенче урында «Савгачево», ә өченче урында «Лидер» командалары.
Хөрмәтле һәм атказанган укытучы Владимир Михайлович Удиряков истәлегенә багышланган әлеге турнир спорт җәмәгатьчелеге һәм тирә-як авыл яшьләре өчен зур әһәмияткә ия. Ул күренекле укытучы һәм тренер турында истәлекне сакларга, дустанә һәм мавыктыргыч ярышларда катнашырга теләгән командаларны бер урында җыярга мөмкинлек бирә.
Владимир Михайлович Удиряков Канаш педагогия училищесында «физик тәрбия укытучысы» белгечлеге буенча укыган. Уку вакытында спорт гимнастикасы буенча республика ярышларында катнашкан, призлы урыннар алган.
1970-1985 елларда физкультура укытучысы булып эшләгән. Ул физик тәрбия дәресләрен генә үткәрмәгән, ә чаңгы спорты, өстәл теннисы, футбол һәм йөгерү буенча ярышлар оештырган, гомумән, спортны үстергән.
Футбол буенча турнир укытучының туган көненә — 15 августка туры китереп үткәрелгән, бу әлеге чарага аерым әһәмият өсти. Шушы көндә укытучыны һәм аның казанышларын тагын бер кат искә алалар. Турнир спорт вакыйгасы гына булып калмый, ә очрашу, аралашу һәм Владимир Михайлович турындагы хәтер-хатирәләрне барлау көненә әверелә. Ул футбол, спортны яратучыларны һәм данлыклы укытучының мирасына хөрмәт белән караган кешеләрне берләштерә.
Бу спорт бәйрәме истәлекне саклар өчен генә түгел, ә яшь спортчыларны укытучы үрнәгендә спортка җәлеп итү өчен дә оештырыла. Мондый чаралар футбол һәм спорт үсешенә зур өлеш кертә, төрле командаларның берләшүенә һәм төбәкләрдә спорт мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә.
Турнирны оештыручыларга — «ФЛСП» АНО Президенты Евгений Иванович Тихонов һәм Тимур Владимирович Удиряковларга әлеге турнирны оештыруга керткән өлешләре һәм ярдәмнәре, шулай ук турнирда катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев